Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ланцет" дроннарын уйлап табучы Русия конструкторы улының Лондонда фатиры бар

Александр Захаров
Александр Захаров

"Ланцет" дрон-камикадзелары белән Украин гаскәренең кимендә дистәләгән берәмлек техникасы юк ителүе яки зарарлануы билгеле.

Русиянең "Ланцет" пилотсыз очкычларын уйлап тапкан Александр Захаров хатынының һәм улының 2018 елдан бирле Лондонда фатиры бар. Фатир 1,5 миллион фунт стерлинг тирәсе тора. Аның мәйданы 100 дүрткел метрдан кимрәк, әмма Британия башкаласындагы затлы районнарның берсендә – Букингем сараеннан бер километр тирәсе генә ераклыкта урнашкан. Бу хакта "Важные истории" тикшеренүендә әйтелә.

Захаров "ЦСТ" ширкәте хиссәләренең контроль пакетына ия. Ширкәт "Ланцет" дроннары җитештерә һәм Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русия саклану министрлыгына биш миллиард сумнан артык бәягә дроннар саткан.

"ЦСТ" Британия чикләүләрендә, әмма алар Захаровлар гаиләсенә кагылмый.

"Ланцет" дрон-камикадзелары белән Украин гаскәренең кимендә дистәләгән берәмлек техникасы юк ителүе яки зарарлануы билгеле. Алар арасында һава һөҗүменә каршы көрәш комплекслары радарлары, артиллерия кораллары, ныгытылган хәрби техника да бар.

Тикшерүчеләр мәгълүматынча, Захаровның хатыны, улы Никита һәм кызы Мария да пилотсыз очкычлар җитештерү бизнесында катнаша, ә кече улы Лаврентий берничә ел чит илдә яши. Ул мәктәпне бетергәч, югары белемне Британиядә алган.

"Важные истории" җиткерүенчә, 2021 елдан башлап Лаврентий Захаров Нью-Йоркта һәм Римда БМО оешмаларында эшләгән. 2023 елның маенда БМОның Женевадагы коралсызландыру проблемнарын тикшерү институтында эшли башлаган. Аерым алганда ул кораллар белән идарә итү, миналардан арындыру, кораллы низаг урыннарына керүгә һуманитар рөхсәт алу кебек өлкәләрдә тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

Тикшеренүчеләр искәртүенчә, Захаровларның кече уллары яхшы укыган һәм уңышлы карьера башлаган, әмма бу Лондондагы фатирга акчаны үзе эшләгәндер дип фаразларга нигез булып тормый.

  • Александр Захаров — Русия конструкторы, 15 елдан артык пилотсыз очкычлар уйлап табу һәм җитештерү белән шөгыльләнә. "Ланцет" – ул уйлап тапкан җиһазлар арасында иң танылганы булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG