17 июльдә Краснодар краенда Азов диңгезе яр буендагы Ейск лиманына Су-25 һөҗүм очкычы килеп төште, анда Әлмәттән очучы Тимур Хисмәтуллин һәлак булган. Хисмәтуллинга 27 яшь булган, бу хакта "ВКонтакте"да Әлмәтнең 17нче мәктәбенең рәсми төркемендә чыккан хәбәрдә әйтелә, ул биредә укыган.
Аның хәрби күнегү ясап очкан чакта үлүе искәртелә. Тимурны Әлмәттә күмәчәкләр, аны җирләү белән бәйле мәгълүматның соңрак чыгачагы әйтелә. "Бизнес Online"-га Әлмәт шәһәр хакимиятендә әлегә бу мәсьәләдә тулырак мәгълүмат юк дип җиткергәннәр.
Башта ТАСС Краснодар крае оператив штабына сылтама белән очучының катапульт ярдәмендә сикерүен җиткергән иде. "Азов диңгезенә Су-25 очкычы төште, пилот катапульт ярдәмендә сикерде, корбаннар юк", диелгән иде хәбәрдә. Соңрак Baza һәм SHOT Telegram-каналлары очучының һәлак булуын җиткерде.
Беренчел фаразларга күрә, Су-25нең казага юлыгуына двигателе эшләмәү сәбәпче булган, дип язды ТАСС.
Моңарчы Ейск шәһәрендә Русия очкычлары инде берничә тапкыр казага юлыккан иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум