"Казан" халыкара һава аланының өченче терминалын 2026 елга төзеп бетерергә ниятлиләр. Бу хакта һава аланы баш мөдиренең беренче урынбасары Дмитрий Алиев җиткерде.
"Хәзер проект эшләре бара. Быел аны бетереп, 2024-2025 елларны төзелеш эшләренә багышларга телибез. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, 2026 елга эшли башларга тиеш. Әлегә ниятләр шундый", дип белдергән ул ТАССка.
Яңа терминалдан бер сәгать эчендә өч мең юлчы уза алачак. Хәзерге вакытта һава аланының куәте сәгатенә 1,2 мең юлчыны уздырырга гына яраклы.
Шул ук вакытта быел Казан һава аланы юлчылар агымын 5 миллион кешегә җиткерергә тели. Былтыр бу күрсәткеч 4 миллион кеше булган.
- Элегрәк Казан һава аланында өченче терминал ачарга ниятләүләре хәбәр ителгән иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "һава аланында җитди үсеш" күзәтелә. 2013 елдагы Универсиадага 1А халыкара терминалын төзегән вакытта, юлчылар агымының болай артачагы фаразланмаган булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум