Британия иминлек мәсьәләләре министры Том Тугендхат исламофоб җинаятьчелектән яклау өчен, мөселманнарның гыйбадәт кыла торган урыннарына бюджеттан шактый күләмдә акча бүлеп биреләчәген хәбәр итте.
Министр әйтүенчә, дәүләт Англия һәм Уэльсның мәчетләре, чиркәүләре, индус храмнары һәм башка гыйбадәт урыннарында иминлек булдыру өчен 28 млн фунт стерлинг бүлеп бирәчәк.
Бюджет акчалары күзәтү камералары, сигнализацияләр, коймаларга һәм дин тотучыларны нәфрәтле һөҗүмнәрдән саклардай башка чараларга тотылачак, дип җиткерә The National-га сылтама белән IslamNews.
- 2021-2022 елларда Англия һәм Уэльста дингә каршы юнәлештәге нәфрәтле һөҗүмнәрнең 42 проценты мөселманнарга каршы кылынган.
- Яңа дәүләт програмы кысаларында мәчетләр генә түгел, мөселман мәктәпләре дә үзләрен көчәйтелгән иминлек чаралары белән тәэмин итә алачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум