Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тикшерү комитеты ВИЧ йоктыру турында җинаять эшен Бастрыкинга мөрәҗәгать иткәннән соң гына ачкан


Александр Бастрыкин
Александр Бастрыкин

2020 елның августында үзендә венерик авыру барлыгын белгән ир Казанда яшәүче хатын-кыз белән берничә тапкыр җенси мөнәсәбәткә кергән. Хатын-кыз тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән, әмма гаризасын полиция бүлекчәсенә җибәргәннәр һәм җинаять эше ачудан баш тарткан булганнар.

Казанда тикшерү комитеты "үзендә ВИЧ-инфекция барлыгын белгән затның бу авыруны башка затка йоктыруы" турында (Җинаять кодексының 122нче маддәсе 2нче өлеше) җинаять эше ачкан. ВИЧны хатын-кызга йоктырган иргә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Җинаять эшен зыян күргән хатын-кыз Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга зарлангач кына ачканнар, дип җиткерә "Юраптека" хокук яклау проекты.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2020 елның августында үзендә венерик авыру барлыгын белгән ир Казанда яшәүче хатын-кыз белән берничә тапкыр җенси мөнәсәбәткә кергән.

Әлеге хатын-кыз быел 9 февральдә Татарстан тикшерү комитетының Казандагы Киров районы тикшерү идарәсенә җинаять турында гариза язып керткән. Мартта аңа гаризасын 14 февраль көнне "Зареченский" полиция бүлекчәсенә җибәрүләрен җиткергәннәр. Әмма соңрак җинаять турында мәгълүматларны ачыклаучы (дознаватель) җинаять эше ачудан баш тарту турында карар чыгарган.

Әлеге хатын-кыз район прокуратурасына мөрәҗәгать иткән, чынлыкта тикшерү комитеты аның гаризасын полициягә 10 мартта гына тапшыруы ачыкланган. Прокуратура җинаять турында мәгълүматларны ачыклаучының карарын да кире каккан. Әмма хатын-кызга шуннан соң да тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматлар бирелмәгән.

Зыян күрүче Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга полициядән тикшерү материалларын алып, тикшерү комитетына тапшыруны, бу чуалчыкта гаеплеләргә җәза бирүне сорап хат язган.

  • Республика Роспотребнадзоры мәгълүматынча, 2023 ел башыннан Татарстанда ВИЧ йоктыруның 429 очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 7,9 процентка арткан.
  • 100 мең татарстанлыга ВИЧ- инфекцияле 11,5 кеше туры килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG