Русия думасы мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларга бер ай гаскәрдә булганнан соң саклану министрлыгы белән контракт төзергә рөхсәт итмәкче. Шуннан соң министрлык аларны Украинадагы сугышка җибәрә алачак. Гамәлдәге кануннарга төзәтмәне парламентның саклану комитеты хуплаган.
Документтан күренгәнчә, саклану министрлыгы мондый контрактларны мобилизация чорында, сугыш хәле кертелгәндә, кораллы низаглар булганда, контртеррор операцияләре үткәргәндә, шулай ук гаскәрне чит илдә кулланганда төзи алачак.
Хәзерге вакытта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләр контрактларын өч ай хезмәт иткәннән соң гына төзи ала.
- Кичә, 25 июльдә, Дума кануннарга Русия гаскәрендә хезмәт итү шартларын кырыслатучы берьюлы берничә төзәтмәне кабул итте. Аерым алганда, депутатлар повестка килгәч хәрби комиссариатларга бармаган өчен штрафларны арттырды. Икенчедән, гаскәргә чакырыла башлау яшен 21 яшь итмәячәкләр, 18 яшь булып калачак. Әмма егетләрне хәрби хезмәткә элеккечә 27 яшькә кадәр түгел, 30 яшьләренә кадәр алачаклар.
- Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов кабул ителгән төзәтмәләргә фикер белдереп, алар "зур сугышка" һәм "гомуми мобилизациягә" җайлаштырып язылды, дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум