Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Рени портында Румыниянең йөк ташучы көймәсе атышка эләккән


2023 елның 24 июлендә һөҗүмнән соң Рени порты
2023 елның 24 июлендә һөҗүмнән соң Рени порты

Румыния президенты Клаус Йоһаннис Русиянең һөҗүмнәре Кара диңгездәге иминлеккә җитди куркыныч тудыра, дип белдерде. Азатлык радиосының румын хезмәте искәртүенчә, кайбер диңгезчеләр һәм көймә хуҗалары иминлеккә куркыныч янаганга, украин портлары белән эшләүдән баш тарта.

24 июльгә каршы төндә Украинаның Одесса өлкәсендәге Рени портына һөҗүм булган чакта Румыниянең йөк ташучы көймәсе атышка эләккән. Бу хакта Румыния тышкы эшләр министрлыгы җиткерде, дип яза HotNews.ro.

Румыниянең Одессадагы баш консуллыгы тикшеренү уздырган һәм беренчел мәгълүматларга күрә, көймәгә зур булмаган зарар килгән, әмма ул йөзүен дәвам иткән. Румыниянең бер генә ватандашы да җәрәхәтләнмәгән.

Рени порты Румыния белән чиктә урнашкан. Пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә ашлык тутырылган ангар һәм башка йөкләр саклана торган берничә келәт җимерелгән.

Украина хәрбиләре Русиянең һөҗүме Дунай порты инфраструктурасына юнәлдерелгән иде дип хәбәр итте. Румыния президенты Клаус Йоһаннис Русиянең һөҗүмнәре Кара диңгездәге иминлеккә җитди куркыныч тудыра, дип белдерде.

Азатлык радиосының румын хезмәте искәртүенчә, кайбер диңгезчеләр һәм көймә хуҗалары иминлеккә куркыныч янаганга, украин портлары белән эшләүдән баш тарта.

  • Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга – 17 июльгә кадәр озайтылган иде.
  • 17 июльдә Мәскәү Русия, Украина, Төркия һәм БМО арасындагы ашлык килешүен озайтудан баш тартты. Әлеге килешү нигезендә ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы тауарлары төялгән көймәләргә чит илгә чыгу өчен, имин диңгез коридоры ясалган иде.
  • Кремль килешүне озайтмауны Русиянең үз азык-төлеген һәм ашламаларын чит илләргә чыгару белән бәйле таләпләре үтәлмәде, дип аңлатты.
  • 20 июльдә Русия саклану министрлыгы Украина портларына юл тоткан бөтен көймәләр дә хәрби йөк ташучы көймә булырга мөмкин дип бәяләнәчәк, дип белдерде.
  • Русиянең ашлык килешүеннән чыгуыннан соң, дөнья тауар базарында бодай һәм кукурузга бәяләр кисәк артты.
  • Ашлык килешүеннән чыкканнан бирле Русия даими рәвештә Одессаны һәм Одесса өлкәсен утка тота. Шул ук вакытта Мәскәү үзенең бу гамәлләрен 17 июльгә каршы төндә Кырым күперендәге шартлауга җавап дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG