Русия хөкүмәте мобилизация повесткасының яңа формасын раслады. Бу хактагы мәгълүмат хокукый мәгълүмат порталында чыккан. Анда әйтелгәнчә, мобилизацияләнүче Русия президенты Владимир Путин карарына ярашлы хәрби комиссариатка килергә тиеш. Повесткада фәрманның саны юк, аның өчен урын да каралмаган. Шулай ук документта мобилизация дигән сүз алдыннан "өлешчә" дигән сүз язылмаган. Моңа Faridaily проекты игътибар иткән.
Хәрби чакыру кәгазендә комиссариатка килмәгән өчен, хәрби хезмәт һәм мобилизациягә кагылышлы башка канун бозулар өчен җаваплылык каралуы турында кисәтү язылган. Мобилизацияләнүчегә үзе белән паспорт, хәрби билет, әгәр булса машина йөртү таныклыгын һәм бер көнгә җитәрлек итеп ризык, гигиена кирәк-яраклары алырга киңәш итәләр.
Моңа кадәр Русиядә мобилизация повесткалары юк иде, комиссариатлар хәрби чакырылышта кулланыла торганнарын җибәрде.
Русия хөкүмәте карарында хәбәр ителгәнчә, мобилизация повесткаларын электрон рәвештә дә җибәрәчәкләр, алар турындагы мәгълүмат повесткалар реестрына кертеләчәк.
- 25 июльдә Дума кануннарга Русия гаскәрендә хезмәт итү шартларын кырысландыручы берничә төзәтмәне берьюлы кабул итте. Аерым алганда, депутатлар повестка килгәч хәрби комиссариатларга бармаган өчен штрафларны арттырды. Җитди сәбәпсез хәрби комиссариатка килмәгән өчен 10-30 мең сум түләттермәкчеләр. Хәзерге вакытта моның өчен 500 сумнан өч мең сумга кадәр штраф каралган. Икенчедән, гаскәргә чакырыла башлау яшен 21 яшь итмәячәкләр, 18 яшь булып калачак. Әмма егетләрне хәрби хезмәткә элеккечә 27 яшькә кадәр түгел, 30 яшьләренә кадәр алачаклар.
- Былтыр 21 сентябрьдә Владимир Путин русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен мобилизация игълан иткән иде. Хакимиятләр моны "өлешчә" дип атады һәм 300 мең кешене җыйганнан соң, мобилизация бетте дип белдерделәр. Әмма мобилизация турындагы карар гамәлдән чыгарылмады, юридик яктан караганда мобилизация турында яңа фәрман чыгарып тормый гына да теләсә кайсы вакытта ирләрне кабат мобилизацияли башлаулары бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум