Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә депутатларга Шойгу яки Герасимовтан рөхсәт алмыйча сугыш бара торган урыннарга баруны тыйганнар


Русия думасы
Русия думасы

Украинада сугышучы хәрбиләр фронт янында пиар оештыруны ошатмый, “Гел танклар янында фотога төшәләр, шоу оештыралар” дип, килүчеләрдән зарлана. Шуңа Шойгу Дума рәисенә хат язган диелә. Хәзер депутатларга  аннексияләнгән төбәкләргә барып, хәрбиләр белән “нейтраль урында” гына очрашырга рөхсәт ителә.

Русия думасы депутатларын "хәрби операция" (Украинадагы сугышны Русиядә шулай атыйлар) бара торган урыннардагы хәрби бүлекчәләргә барганчы, моны башта саклану министры Сергей Шойгу яки Баш штаб җитәкчесе Валерий Герасимов белән килештерергә кирәк дип кисәткәннәр. Бу хакта Думадагы өч әңгәмәдәшенә сылтанып, РБК яза.

Басма мәгълүматынча, Шойгу узган атнада Дума рәисе Вячеслав Володинга хат язган, шуннан соң депутатларга аның киңәшләрен тапшырганнар. Сугышчыларны күреп кайтасы килгәннәр хәзер үзләренең сәфәрләрен Дума җитәкчелеге аша килештерергә тиеш булачак.

РБК әңгәмәдәшләреннән берсе депутатларга хәрби бүлекчәләргә килүне, бүлекчә урнашкан урында хәрбиләр белән очрашуны тыйдылар, дип аңлата. Шул ук вакытта депутатлар аннексияләнгән төбәкләргә барып, хәрбиләр белән "нейтраль урында" очраша, аларга ярдәм тапшыра алачак диелә.

РБК чыганагы әйтүенчә, Шойгуның бу хаты юкка гына язылмаган, хәрбиләр фронт янында пиар оештыруны ошатмый, "Гел фотога төшәләр, шоу оештыралар" дип зарлана.

Басманың тагын бер чыганагы "танклар һәм пушкалар янында фотога төшүчеләр"гә сораулар туды дип раслаган. Шул ук вакытта саклану министрының хатында төгәл генә беркемнең исеме дә аталмаган, дип яза РБК.

  • Элегрәк Володин депутатларны Русия баскынлыгы астында калган төбәкләргә артык еш барган өчен тәнкыйтьләгән иде. Әйтик узган ел майда ул "аерым бер депутатларның хас булмаган эшчәнлек белән шөгыльләнергә артык атлыгып торуын бетерергә кирәк", дип әйтте. Бу кайбер парламентарийлар фетнәчел Донбасска барып йөреп, Дума утырышларын артык күп калдырганнан соң булды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG