Кичә, 27 июльдә Уфаның Мостай Кәрим урамы, 3/1 йортында иртүк янгын чыккан. 200 дүрткел метр мәйдандагы янгынны иртәнге 7:48 сәгатькә сүндергәннәр.
Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Айнур Биргалин янгынны "ут төртү нәтиҗәсе булырга мөмкин" диде, дип җиткерә РБК. Янгынның якында урнашкан мәдрәсәгә – Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллиятенә күчү куркынычы булган.
Янгыннан зыян күргән бина көллият биналары белән бер ишек алдында, янәшәдә урнашкан. Биргалин әйтүенчә, бу хәл килеп чыгар алдыннан гына, 27 июль көнне иртә таңнан ташландык бинага билгесез зат кергән, бераздан ул чыккан һәм качкан.
"Мәчетнең видео камералары төшергән видео бар: бер кешенең бу бинага керүе күренә, ә ул киткәч янгын чыккан. Бу кеше ут төрткән булырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүматларны ачыклаучылары (дознаватель) безгә нәрсә булганын әйтер", дигән Биргалин
Министрлыкта РБК-га әйтүләренчә, чынлап та ут төртү фаразы да карала.
Мөфти мәдрәсә янында буш торган бинаны үз вакытында Башкортстан диния нәзарәтенә тапшырмаулары яки арендага бирмәүләре өчен Уфа хакимиятләрен дә гаепли. Биргалин әйтүенчә, болай эшләгәндә чит кешеләр кереп йөри алмас иде.
"Бу биналар буш тора, шәһәр балансында. Без көллият буларак биналарны безгә бирүне сораган идек. Бу хакта берничә тапкыр мөрәҗәгать итсәк тә, уңай җавап алмадык", дигән ул.
- Мәрьям Солтанова исемендәге Уфа ислам көллияте 1997 елда Башкортстан мөселманнары Диния назәрәте тарафыннан гамәлгә куелган. Көллият имамнар һәм вәгазьчеләр әзерли. 1997 елда көллияткә Мостай Кәрим урамындагы элек СПТУ-62 урнашкан бина бирелгән иде.
- Мәрьям Солтанова (Акчурина) – җәмәгать эшлеклесе, меценат. Сембердәге танылган татар фабриканты Тимербулат Акчуринның кызы. Уфага мөфти Мөхәммәдъяр Солтановның улы Арслангалигә кияүгә чыгып килә. Мәрьям Солтанова 1907 елда нигез салынган Уфа мөселман хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте рәисе булып торган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум