Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кытай Русиягә сугыш өчен кирәкле җиһазлар һәм технологияләр сата


Аерым алганда, март аена кадәр Кытай Русиягә якынча 12 миллион долларлык пилотсыз очкычлар һәм аларның өлешләрен саткан диелә.

Кытай Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен мөһим була барган технологияләр һәм җиһазлар бирә. Бу хакта АКШ дәүләт күзләве мөдире офисының күптән түгел чыгарылган хисабына сылтама белән CNN хәбәр итә.

Әлеге хисапта күбрәк ачык чыганаклардан алынган белешмәләр, Көнбатыш матбугаты хисаплары китерелгән, шулай ук анда АКШ күзләү берләшмәсе "сугыштагы тырышлыкларында Русия өчен Кытай мөһим терәк булып тора" дигән бәяләмә дә биргән.

Март аена кадәр Кытай Русиягә "якынча 12 миллион долларлык пилотсыз очкычлар һәм аларның өлешләрен саткан" диелә хисапта. Моны Русия таможнясы белешмәләрен анализлап ачыклаганнар.

Кытай дәүләт саклану ширкәтләре Русиянең чикләүләргә эләккән дәүләт саклану ширкәтләренә сугышта да кулланып була торган башка төрле технологияләр дә саткан. "Мәскәү хәрбиләре аларны Украинадагы сугышны дәвам итү өчен куллана" диелә хисапта. Мәсәлән моңа "навигация җиһазлары, хәрби очкычларга кирәк-яраклар" керә.

Кытайдан Русиягә ярымүткәргечләр экспорты да арткан, Көнбатышның кырыс чикләүләр кертүе, экспорт контроле булуга да карамастан, "АКШда яки Америка брендлары астында җитештерелгән йөзләрчә миллион долларлык ярымүткәргечләр Русиягә килә", диелә.

Хисапта әйтелгәнчә, мөгаен кытай оешмалары Мәскәүгә чикләүләрдән качарга булышадыр. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Кытай аның өчен нык мөһим икътисади партнерга әйләнде, дип искәртелә.

  • Кытай Русиягә хәрби ярдәм күрсәтүе турындагы гаепләүләрне кире кага. Кытай тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мао Нин Пекин низагта катнашучы якларны корал белән тәэмин итми, дип белдере.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Моңа җавап итеп, АКШ һәм Европа илләре Русия оешмалары белән хезмәттәшлекне чикли яки тыя торган чикләүләрне даими кертеп тора.
  • Бер ел эчендә Русиянең 2,9 мең оешмасы чикләүләргә эләкте дип яза "Коммерсантъ". Русия өчен импортка чикләүләр кертү саллы проблемнар тудыра: чит ил ширкәтләре чимал, компонентлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатудан баш тарта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG