Казанның сәүдә үзәкләрендә әле дә буш торучы мәйданнар шактый
2022 ел нәтиҗәләре буенча, Казанда сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр саны 2021 ел белән чагыштырганда — 10 процентка, 2019 ел белән чагыштырганда 25 процентка кимегән. Бу хакта "Бизнес Online"га Focus Technologies ширкәте җитәкчесе Михаил Васильев җиткергән.
Икътисади шартларга яраклашу белән бәйле рәвештә сатып алучылар кайбер тауарларны алуны кичектерә башлаган. Шулай да, Мәскәү һәм Петербур белән чагыштырганда, Казанда хәл яхшырак, дип саный Васильев.
Русия идарәчеләре һәм девелоперлары гильдиясенең Татарстандагы вәкиле Елена Стрюкова 2022 ел азагына Казан сәүдә үзәкләрендәге бүлмәләрнең 18 проценты буш булуын, 60 мең дүрткел метр мәйданны арендага алучы табылмавы турында сөйләгән иде. Бүгенге вазгыятьтә күпме мәйданның буш булуын кычкырып әйтмәсәләр дә, Казанның сәүдә үзәкләрендә әле дә буш торучы мәйданнар шактый.
СӘҮДӘ ҮЗӘКЛӘРЕНДӘ БУШ МӘЙДАННАР КҮПМЕ?
ИКЕА кибете МЕГАның 23500 дүрткел метр мәйданын били иде, бүген ул мәйдан тулаем буш тора
Мисал өчен, МЕГАга күзәтү ясыйк. Казанда иң зур сәүдә үзәкләренең берсе булган, 115 мең дүрткел метр мәйданлы МЕГАны 2005 елда ИКЕА швед ширкәте ачты. Үзе 20 ел да эшли алмады, Русия Украинага сугыш башлау аркасында илдән китәргә мәҗбүр булды. ИКЕА кибете МЕГАның 23500 дүрткел метр мәйданын били иде, бүген ул мәйдан тулаем буш тора. Янәшәсендәге буш урынның бер өлешенә йорт җиһазлары, диваннар сатучы DIVAN BOSS дигән кибет корып куйганнар, әмма хаклары швед компаниясенеке белән чагыштырырлык та түгел, күпкә югары.
ИКЕА үзе белән балалар мәйданчыгын да алып киткән, бүген ул да юк. Бер ел дәвамында диярлек "тиздән бу урында яңа балалар мәйданчыгы булачак" дигән язуы гына тора.
Элекке вакытлардагы кебек, базарга чыгып, катыргыга басып кием киеп карый торган заманнарга кайтып барабыз кебек тоелды
ИКЕА урынына беларус ширкәте SWED HOUSE киләчәк дигән сүз дә чыккан иде. Сату үзәкләре берлеге башлыгы Булат Шакиров әлеге ширкәт белән сөйләшүләр баруын әйтте. Ләкин SWED HOUSE җитәкчелеге Мәскәү белән Петербурда 1000 дүрткел метр мәйданда гына ачылырга җыена, төбәкләр турында әлегә уйланмый да булып чыкты.
МЕГАда буш торучы аренда урыннары ИКЕАдан башка да шактый. Кайсы пыяла витриналар белән генә торса, кайберләрен "Примеряем новое" дип, каплап куйганнар. Килеп җитмәгән брендларның атамалары белән, "тиздән биредә фәлән кибет ачылачак" дигән язулы буш мәйданчыклар да бар.
Минем хезмәт хакы белән "Mango" кибетенә якын барып булмый
Арендага бирелми ятучы буш бүлмәләр "Парк Һаус", "XL", "Тандем", "Корстон", "Республика" һәм башка сәүдә үзәкләрендә дә күзәтелә.
МЕГА сәүдә үзәгендә джинс чалбар алырга дип килгән Гүзәл ханым белән сөйләшеп киттек. Ул кибетләрдәге хакларның бик нык күтәрелүен, аяк киемнәрен дә хәзер бары тик "Авито"дан алуын сөйләде.
Бәяләр болай үссә, бу сәүдә үзәкләрендә кеше дә калмас
— МЕГАда ярты елдан артык булганым юк. Бу хәлләргә кадәр буш вакытларда, ИКЕАга махсус килеп, шунда йөрергә ярата идем. Аннан башка бигрәк буш калган. Бу юлы джинс чалбар эзләп килдем, хакларны күреп аптырадым — сыйфаты чамалы чалбарлар да 5-6 мең сум тора. Мин яраткан Bershka, Pull&Bear, New Yorker кибетләре юк — анда арзанрак булыр иде. Минем хезмәт хакы белән "Mango" кибетенә якын барып булмый. Халык аз булуга гаҗәпләнгән идем — хакларны күргәч аңладым. Элекке вакытлардагы кебек, базарга чыгып, катыргыга басып кием киеп карый торган заманнарга кайтып барабыз кебек тоелды. Бәяләр болай үссә, бу сәүдә үзәкләрендә кеше дә калмас. Соңгы берничә елда киемнәрне дә күбрәк сайтлардан заказ белән алдырырга ияләндем. Аяк киемнәрен "Авито"дан карап барам — анда өр-яңа, чын күн аяк киемнәрен биркалары белән сатуга чыгаралар. Өч-дүрт тапкыр арзанрак чыга, — ди Гүзәл.
Шул ук МЕГАда очраткан, исемен язмауны сораган бер Казан стилисты секонд-һэндта киенүе турында сөйләде.
Бәяләр бер ел элекке белән чагыштырганда 20-25 процентка тәгаен артты, бәлки, күбрәктер дә
— Брендлар киткәнче үк секонд-һэндта киенүне яхшырак күрә идем. Масс-маркетларда һәр кием бер фасонлы, ә секондта люкс тауарлар, сумкалар, кызыклы эксклюзив киемнәр очратырга мөмкин. Сыйфатлы Европа киемнәре яңа хәлдә дә очрый, даими күзәтеп барырга кирәк. Мәскәү секонд-һэндларын яратам, анда ассортимент баерак. Клиентларымны элек МЕГАга йөртә идем, хәзер берничә сәүдә үзәгендә, аерым кибетләрдә булырга туры килә. Бу күбрәк вакытны ала. Бәяләр бер ел элекке белән чагыштырганда 20-25 процентка тәгаен артты, бәлки, күбрәктер дә. Клиентлар яки аларның акчасы кимеде дип әйтә алмыйм, хәзер күбрәк тә тоталар, әмма ул акчага да хәзер азрак тауар тия, — ди стилист.
БРЕНДЛАР КИТТЕМЕ, КАЛДЫМЫ?
Русиянең дәүләт матбугаты сәүдә үзәкләренә килгән яңа кием кибетләрен санкция аркасында эшләнгән ребрендинг белән генә аңлата. Имеш, иске брендлар беркая да китмәгән, исемнәрен генә алыштырган да эшләвен дәвам итә. Чынлыкта, күп брендларның хуҗалары да, җитештерүчеләре дә, сыйфаты да башка.
ZARA кибетләре MAAG кибетенә әверелде, ләкин МЕГАдагы сатучылар үзләре үк моның бернинди дә ZARA булмавын әйтә
Мәсәлән, Reebok кибетләре элек Adidas ширкәтенеке иде. Алар ябылып, Sneaker BOX кибетләре ачылды. Бу брендны Төркия һолдингы FLO Retailing сатып алды һәм ул кроссовкаларны да үзе җитештерә.
ZARA кибетләре MAAG кибетенә әверелде, ләкин МЕГАдагы сатучылар үзләре үк моның бернинди дә ZARA булмавын әйтә. Аның өчен киемнәрне Төркиядә, Пакьстанда, Бангладешта тегәләр.
Reserved, Сropp, House, Mohito һәм Sinsay кибетләренең хуҗасы һәм җитештерүчесе булган Польша ритейлеры LPP SA Русиядәге бизнесын Кытай консорциумына саткан. Бренд атамаларын куллануны тыйган. Шуңа исемнәре бераз үзгәртелгән, әмма брендларны танырлык.
Кайбер брендлар калган тауары белән бергә кибетен сатып китәргә мәҗбүр булган. Эш шунда ки, брендларын тотучы зур ширкәтләр сәүдә үзәкләре белән аренда килешүен биш елга төзи. Бу килешүне бозган очракта, алар, калган еллар өчен гомуми түләү күләмендә, штраф чыгарып салырга мәҗбүр булачак. Ә кибетләрне сатып, аренда килешүен башка ширкәт исеменә күчереп киткәндә, аларга штраф янамый. Шунлыктан, кайбер брендларның киемнәрен бүген дә сәүдә үзәкләрендәге кибетләрдә очратырга мөмкин. Тик ул тауар сатылып беткәннән соң, анда элекке сыйфат та, дизайн да калмавы ихтимал. Брендны чынлап торып саклап калу өчен, параллель импорт аша яңа юллар эзләргә кирәк.
Брендны чынлап торып саклап калу өчен, параллель импорт аша яңа юллар эзләргә кирәк
Мисалга, Русиянең Lestate ширкәтенә караучы JNS кибетләрен китереп була. Бу кибеттә элекке LEVI’S бренды киемнәре сатыла. Аның коммерцияле мөдире Роман Самсонов "Редакция" YouТube каналына әйтүенчә, чит ил ширкәтләре Русиядән китә башлагач, Lestate ширкәте LEVI’S хуҗаларына кибетләрнең бер өлешен һәм тауарларын сатып алу турындагы мөрәҗәгать белән чыккан һәм килешә алганнар. Самсонов алга таба да чын LEVI’S тауарын сатарга өметләнә, параллель импорт аша юлларны җайлавын әйтә, әмма андый тауарның хакы 25-30 процентка кыйммәтрәк килеп чыга.
PUMA брендын да бүген Amazing Red исеме астында күрергә мөмкин. Ширкәтнең хуҗасы алышынган, бәяләр 20-30 процентка арткан һәм әлегә кибетләрдә складта калган тауарларны саталар. Киләчәктә параллель импорт аша яңа логистика булдырырга өметләнәләр. Аны урнаштырган очракта да мондый юл белән тауар кайтарту даими рисклар белән бәйле һәм ул озак эшләр дигән гарантия юк.
Казанда шактый танылган стилист, җитештерүче-дизайнер Лилия Фәттахованың эше кием кибетләре белән бәйле. Ел ярымда эшендә һәм кибетләрдә нинди үзгәрешләр булуын аның үзе белән сөйләштек.
— Лилия ханым, соңгы ел ярымда Казаннан һәм илдән нинди кием брендлары китте?
Беренче айда ук Казанның үзендә һәм Русиядә эшләнгән брендлар яхшырак эшли башлады, аларның кереме артты
— "Индитекс" компаниясе (Zara, Pull&Bear, Massimo Dutti, Bershka, Stradivarius, Oysho, Zara Home, Uterque кибетләр челтәре) киткәнгә күп кеше борчылды. Балалар брендлары күп китте. Халыкта бигрәк тә балалар һәм хатын-кыз киеменә ихтыяҗ зур бит. Шушы вакытта ирләр киемнәренә мохтаҗлык дәрәҗәсенә килеп җиттек, аның җитмәве бик сизелде.
Китү тренды башлангач, күп яңа брендлар да пәйда булды. Үземнең дә "Круиз" кием коллекциясе ясау уемда бар иде, үз дизайнерлык брендымны ясадым. Бу вазгыятьтә базар шартларын, Русиядә ни җитмәвен белә торып, монда нинди әйберләр кирәген конкрет аңлый идем.
Беренче айда ук Казанның үзендә һәм Русиядә эшләнгән брендлар яхшырак эшли башлады, аларның кереме артты. Нинди вакытта да кием барыбер кирәк. Паника булды ул, әмма хатын-кыз дөньясында бик үк сизелмәде кебек, чөнки алар өчен киемнәр һәрчак күп булды. Җирле брендлар бу фонда отты гына. Ә менә балалар киеме җитмәвен, балалар брендлары китүен әле дә үземдә тоям.
Байерлар элек тә бар иде, хәзер бу өлкә киңәйде
Бу фонда яңа профессияләргә ихтыяҗ артты. Байерлар элек тә бар иде, хәзер бу өлкә киңәйде. Төркиягә китүчеләр, онлайн-режимда танылган брендларның киемнәрен сайлашып, аны бирегә җибәрә башлады. Әлбәттә, байерлар аша алганда, тауарны 30-50 процентка кыйммәтрәк аласың. Хаклар нык арту, брендлар китү фонында Мәскәүдә ЦУМда кешеләрне киендерү реаль була алмый башлады.
Кайсыдыр һөнәр ияләренең җитмәве ачыкланды. Үз брендымны теккәч, эшче кулларның ничек кирәген чынлап та җитмәвен аңлыйм.
— Сәүдә үзәкләрендә яңа брендлар бар, алар исемнәре генә үзгәртелгән иске брендлармы, әллә чынлап та башкамы? Мәсәлән, шул ук ZARA хәзер MAAG дип атала дип язалар.
— ZARA мөдире белән аралашам, шуңа бу вазгыятьне якыннан беләм. Бер фирма ZARAның бөтен сату мәйданын сатып алды да, шул ук ZARA була дигән сүз чыгарып, үз продукциясен җитештерде, кибетләрен ачты. Ягъни бу ZARAның сату мәйданнарында гына ачылган бөтенләй башка бренд һәм җитештерү сыйфаты. Әзергә бәзер килеп утырдылар, бренд шуның белән отты. Киемнәре дә башка, сыйфаты да начаррак, бу арзанрак сегмент. Бу ZARA түгел, аның мәйданында гына утыралар. Bershka, Stradivarius һәм башка кибетләрдә дә шул ук хәл. Ә кешедә, ребрендинг кына ясадылар да, шул ук кибетләр калды дигән тойгы туды. Бу яхшы реклам әлбәттә, әмма бу инде ул брендлар түгел. Ничек кенә булмасын, бу брендлар безгә барыбер кирәк иде, чөнки халык бүген сәүдә үзәкләрендә киенергә өйрәнде.
— Стилистларның эшендә ниндидер үзгәрешләр булдымы?
Без элек Кытайда тегелгән масс-маркет кибетләренә риза булсак, бүген үзебездә тегелгән әйберләрнең сыйфаты яхшырак булуын аңладык
— Стилистларга эшләү күпкә кыенлашты. Стилист буларак, мин хәзер масс-маркет тауарларын тәкъдим итә алмый башладым, чөнки кешенең кия торган киеменең сыйфатына игътибары артты. Бу мөһим күрсәткеч. Без элек Кытайда тегелгән масс-маркет кибетләренә риза булсак, бүген үзебездә тегелгән әйберләрнең сыйфаты яхшырак булуын аңладык. Русия брендлары киңәйде. Шул ук LIME кибете хакларын 50 процентка күтәрде, ассортиментны арттырды. Алар бүген Казанда күпмедер дәрәҗәдә ZARAны алыштырды дияргә була. Хәзер шул ук MAACка караганда Русия брендларына ихтыяҗ зуррак. Әйе, алар кыйммәтрәк, әмма сыйфаты лаеклы. Соңгы ел ярымда чит илләргә күп чыктым, ләкин шул ук ZARAда мин инде әйбер ала алмыйм, чөнки бездәге жакетларның сыйфаты яхшырак. Казан кызлары яңа брендлар тудыра, үзебездә күп кием тегелә башлады — менә алар яхшырак.
— Үз коллекцияләрегезне ясаганда тукымаларны каян кайтарасыз?
ZARAда мин инде әйбер ала алмыйм, чөнки бездәге жакетларның сыйфаты яхшырак
— Бик актуаль сорау. Мәскәүдә тукыма күргәзмәләре уздыралар. Анда сайлап алырга, арадашчылар аша заказ бирергә була. Бу БДБ илләре, Төркия, Пакьстан, Һиндстан кебек илләр. Кемдер тукымаларны Төркия аша кайтара, кемдер байерлар аша Италия белән дә эшли. Фабрикалар барыбер ничектер эшлиләр, Казакъстан аша кайтарталармы, башкачамы — үзләрен тәэмин итәләр. Әлбәттә, санкцияләр аркасында тукымага бәяләр бик артты. Мәсәлән, ефәк яки Италия тукымалары бик нык кыйммәтләнде, аны сатып алу реаль түгел дәрәҗәгә җитте. Аннан җитештергән кием дә отышлы булмый, чөнки тукыма аркасында кием бәясе дә арта.
— Бу кием-салымны, бигрәк тә сыйфатлы тукымадан тегелгән киемнәрне арзан бәягә алып булмый башлады дигән сүзме?
Казан кызлары яңа брендлар тудыра, үзебездә күп кием тегелә башлады — менә алар яхшырак
— Әйе. Тукымадан кала, бездә эшче хезмәте дә башка илләрдән кыйммәтрәк бәяләнә. Мәсәлән, шул ук Кыргызстанда кеше хезмәте бөтенләй бәяләнмәгән сыман, кул эше 200-300 сум да тормый. Ә бездә һәр тегелгән кием өчен яхшырак түләнә. Кул эше дә булса, аеруча кыйммәт йөри. Үзем түләп эшләтсәм дә, мин тегүченең хәлен аңлыйм, аңа да акча эшләргә кирәк. Шуңа күрә илгә китерелгән тукымалар хакы, безнең кеше хезмәте белән эшләнгән әйбер берничек тә арзан була алмый. Дизайнер әйберләренә бәя аеруча артты. Санкцияләр фонында, масс-маркетлар да бәяләрне бик нык арттырдылар. "Махсус операция" башлангач, бер атна эчендә хакларны 50 процентка күтәреп куйдылар. Биш мең сум торган әйберне 10 мең сумга әйләндерүчеләр дә булды. Элек ике мең сумга алган кием алты меңгә әйләнде, мәсәлән. Ә бит ул чакта күпләрнең кереме киресенчә киселде. Кемнәрнеңдер гаилә әгъзалары фронтка китә башлады, билгесезлек алдында калдылар. Беренче вакытта бик чиркандыргыч халәт иде. Ул бәяләрне күреп, берни дә аласы килми башлады. Аннары дизайнерларның брендлары күзгә күренеп көчәя башлады һәм базар көйләнде.
— Киемнәрне җитештерүне шул ук Кытай яки Кыргызстанга күчерү табышлырак түгелме?
Базардан киенергә өйрәнгән буын үзгәрде, кешедә булганны киясе килми
— Алар күләмле заказлар белән эшли. Wildberriesтан сатучыларга күләм кирәк, алар шунда тектерә дә. Меңәр данәләп тегәргә кирәк булганда Кытай, Кыргызстан белән хезмәттәшлек итәләр. Зур партияле логистиканы җайлый алганда, бу шактый арзан килеп чыга. Massimo Dutti, Mango кебек кибетләрдә киенергә ияләнгән кешеләргә ул әйберне тәкъдим итеп булмый. Җитештерүче-дизайнер кебек тә, стилист кебек тә әйтә алам, мин Wildberriesга кермим, аннан заказ биреп берни алмыйм. Кереме яхшырак кешегә сыйфатлы кием тәкъдим иткәндә, бүген Русия брендларын тәкъдим итәм. Кеше хәзер гардеробын акыллы итеп төзергә тырыша, карап торып контроль белән эшләнгән, лимитлы кием кияргә тели. Базардан киенергә өйрәнгән буын үзгәрде, кешедә булганны киясе килми.
— Казанда базарлар бармы, анда кеше күп йөриме? Элек 1 сентябрьгә дә халык базардан киенә иде, аннары кешеләр МЕГАга йөри башлады.
Халык сыйфатлырак әйбер эзли, дөньядагы вазгыятькә карамастан, яшәү сыйфатын яхшыртырга омтыла
— Базарлар бар, мәсәлән, "Порт" дигән базар барлыгын беләм. Үземнең анда йөргәнем юк, ләкин кеше шунда нәрсәдер эзләп бара. Анда МЕГАга да кереп карамый торган кеше йөри дип аңлыйм, чөнки базарга барып, андагы бәяләргә күзләрен шарландырып кайткан танышларым бар. "Безнең халык ничек шуны ала икән" дип сөйлиләр. Белмәгән кешедән акча суыралар кебек килеп чыга. Күп очракта базардагы кием-салым сәүдә үзәкләреннән кыйммәтрәк чыга. Масс-маркетларда, челтәрле кибетләрдә сезонлы ташламалар, акцияләр бар. Күпкә отышлы сатып алулар ясарга була. Хәзер бит Instagram, Telegram, социаль челтәрләр заманы, анда да тәкъдимнәр күп чыга. Шуннан да базарга караганда күпкә арзан хаклар табарга була. Минемчә, без барыбер башка дәрәҗәгә чыктык. Халык сыйфатлырак әйбер эзли, дөньядагы вазгыятькә карамастан, яшәү сыйфатын яхшыртырга омтыла. Үз кесәсе өчен файдалы, экономияле куллануга өйрәнә. Яшьләр акыллы, укымышлы хәзер, балаларын да яхшырак мәктәпләргә урнаштырырга, сыйфатлы белем бирергә тырышалар. Фикер йөртү формасы үзгәрде, кеше башка төрле уйлый башлады. Шуның белән бергә үзебездәге җитештерү дә урынында тормый. Бездә ZARAларга ихтыяҗ да юк, әмма бүген әле ирләр коллекцияләренә бик мохтаҗбыз. Балалар әйберләре, аяк киемнәренә дә ихтыяҗ бар. Хатын-кыз өчен андый зур ихтыяҗ юк инде, — дип сөйли стилист Лилия Фәттахова.
РУСИЯ БРЕНДЛАРЫН ТЕГҮ ӨЧЕН СЫЙФАТЛЫ ТУКЫМАЛАР ЮК
Русиядә кулланылучы барлык тукыманың 90 проценты чит илләрдән кертелә
Русиянең үз брендлары да бар. LIME, Gloria Jeans, Melon Fashion Group ширкәтенә караган Zarina, Love Republik, Befree һәм SELA кибетләре иң зурлардан санала. Бу кибетләр киткән маркаларны алыштыра аламы?
Сыйфатлы кием булдыру өчен, сыйфатлы тукымалар булу кирәк. Дизайнерлар һәм үз брендларын булдыручыларның төп проблемы — Русиядә көндәлек кием тегәргә яраклы тукымалар җитештерелми. Бу чимал юклыгы, квалификацияле белгечләр җитмәве, импорт җиһазларының артык кыйммәт һәм аналоглары булмавы белән аңлатыла. Русиядә кулланылучы барлык тукыманың 90 проценты чит илләрдән кертелә.
Премиум сыйфаттагы тукымалар турында бөтенләй сүз алып барып булмый, чөнки алары Италия, Швейцария, Англия һәм Шотландия, Япониядә эшләнә, әмма санкцияләр сәбәпле илгә бөтенләй кертелми.
Чаллыда үз ательесын тотучы, күп еллар хакимият әһелләрен, эре түрәләрне, депутатларны киендергән люкс-тегүче Альберт Корноухов санкция шартларында зур кыенлыклар күреп кенә эшен җайга сала алган.
Логистиканың яңа юлларын эзләп, тукыма кайтарту 2-2,5 ай вакытны ала башлаган
Русия Украинага сугыш башларга ике ай кала, 2021 елның декабрендә, ул 1 миллион сумга итальян франшизасы сатып алган. Шуның аша Корноухов дөнья маркаларына караган кыйммәтле тукыма үрнәкләре, фурнитура каталогларына ия булган. Scabal, Cerruti, VitaleBarberisCanonico, Dormeuil, Holland&Sherry кебек премиаль тукыма җитештерүчеләр белән интернет аша элемтәләр урнаштырган. Тик сугыш башланып, санкцияләр кертелү белән, Русиягә табигый йон, ефәк, кашемир тукымалар кертелү беткән. Корноухов моңарчы тукымалар алган зур кибетләр дә ябылган. Логистиканың яңа юлларын эзләп, тукыма кайтарту 2-2,5 ай вакытны ала башлаган. Европадан тукыма кайтарту белән генә түгел, аны түләү белән дә проблемнар барлыкка килгән — халыкара түләүләр мөмкинлеге калмаган.
Күпмедер вакыт аптырап йөргәннән соң, ул Швейцариядә үз заказларын түли алырдай кеше эзләп тапкан. Берлинда адрес булдырып, башта заказларын шунда китертеп, аннары очкыч белән Русиягә озатуны булдырган. Франшиза саткан итальян партнерлар да санкция шартларында Русиядәге клиентларын ташламаган, ә Armani бренды тегелүче фабрикада Корноуховның заказларын тектерүне тәэмин иткәннәр. Быелның декабрь аенда аның франшиза вакыты чыга.
Вакытлар үзгәрә, пандемия һәм "махсус операция" башлану белән барысы да үзгәрде
Элек аның клиентлары арасында Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев, режиссер Тимур Бекмамбетов, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко кебек кешеләр булып, аена берничә данә генә костюм тексә, хәзер үзебездәге бер министрлык әгъзалары да тулаем аның кулыннан киенергә заказ биргән. Мәскәүләр дә аны чакырта башлаган.
Chelny-biz.ru сайтына биргән интервьюсында ул шул хакта сөйли:
— Элек Италиягә барып үзенә костюм тектергән мәскәүле клиентларым пәйда булды. Ике-өч костюмга заказ алсын өчен, алар миңа Мәскәүгә һәм кирегә юлны түли. Вакытлар үзгәрә, пандемия һәм "махсус операция" башлану белән барысы да үзгәрде. Бүген мин бөтен Татарстанны люкс класстагы киемгә киендерә алам, мөмкинлекләр чикләнмәгән. Минем исемдәге брендны танулары гына кирәк, — дип сөйли Корноухов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум