Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда юлчы ташучы ширкәтләр транспорт министрлыгыннан автобусларга кондиционерлар куюны сорый


Архив фотосы
Архив фотосы

Быелгы эссе җәйдә Казанга килгән туристлар да, юлчылар да социаль челтәрләрдә автобусларда кондиционерлар булсын иде дип теләк белдерә, ди алар. Республиканың транспорт министрына Казан автобусына утырып карарга, “салондагы атмосфераны хис итеп, юлчыларның фикерләрен белешергә” тәкъдим итәләр.

Татарстан автотранспорт оешмалары республиканың транспорт министрлыгыннан Казан автобусларына җилләткечләр куюны сорый. Бу хакта "Реальное время"га Татарстан автотранспорт ширкәте (АТП) ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләгән.

Аның әйтүенчә, быелгы эссе җәйдә Казанга килгән туристлар да, юлчылар да социаль челтәрләрдә автобусларда кондиционерлар булсын иде дип теләк белдерә,

Шул ук вакытта шәһәр автобусларына кондиционер куюны республиканың транспорт министры Фәрит Хәнифов хуплармы - әлегә ассоциациядә белмиләр.

Бу уңайдан Темляков министрны Казан автобусына утырып йөреп карарга чакырган, "салондагы атмосфераны хис итеп, юлчыларның фикерләрен белешергә" тәкъдим иткән.

Ассоциация рәисе сүзләренчә, автобусларга җилләткечләр кую чыгымын транспорт министрлыгы капларга тиеш. Әгәр бу юлчы ташучы ширкәтләр кесәсеннән чыгачак икән, юлда йөрү бәяләре артуына китерәчәк, ди ул. Бер автобуска кондиционер сатып алуның исә 700 мең сумга төшәчәге искәртелә.

  • Июль аенда Татарстан белән Башкортстанда челлә торды. Температура урыны белән 40 дәрәҗәгә җитте, кайбер җирләрдә аннан да артты.
  • Июль башында Татарстан рәсмиләре корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертергә җыенуын белдерде.
  • Шул ук вакытта бу атна ахырында Татарстанга кабат кызу көннәр киләчәк. Республиканың гидрометеорология үзәге иртәгә кайбер районнарда 37 дәрәҗә эссе булачак дип кисәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG