"Хизб-ут Тәхрир" фиркасенең Ялта эше нигезендә хөкем ителгән, хәзерге вакытта Башкортсандагы төзәтү колониясендә утыручы танылган хокук яклаучы, югалган кырымтатарларны эзләгән "Контакт" төркеме әгъзасы Эмир-Усеин Кукуга июнь азагында операция ясаганнар иде.
Операциядән соң аны колониягә кайтаралар, әмма һаман да эчәклегенең кайсы өлешенә операция ясалганын аңлатмыйлар.
Хатыны Мириям Куку "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә белдерүенчә, тернәкләндерү алып барылмый, авыру тарихы да юк.
"Танышлар, туганнар, дуслар аша табиблардан аңа нишләргә, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен белешергә тырышам. Эчәклекнең кайсы өлешенә операция ясалган, ясалганмы ул, аның кайсыдыр өлеше кисеп алынганмы? Авыру тарихы кирәк, ә ул юк. Ул үзе кәгазь кешесе, аңа бөтен әйбернең документлаштырылган булуы кирәк, шуңа күрә ул бу хәлгә тагын да ныграк борчыла", ди ул.
2016 елда кырымтатар Кукуның өендә тентү уздыралар, үзен тоткарлыйлар. 2019 елда Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Эмир-Усеин Кукуны 12 елга кырыс шартлы колониягә хөкем итте. 2020 елгы апелляция мәхкәмәсе карарны үз көчендә калдырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум