Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Иле хакимиятләре давылда үлгән Татарстан кешеләренең гаиләләренә миллион сум акча түләячәк 


Мари Илендәге давылдан соң
Мари Илендәге давылдан соң

Җәрәхәтләнүчеләргә дә акча бирәчәкләр, аларга алган яраларының авырлыгына карап 50-500 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләр республика бюджетыннан бүленәчәк.

Мари Иле республикасы хакимиятләре давылда Яльчик күле янында һәлак булганнарның гаиләләренә берешәр миллион сум акча түләячәк. Бу хакта төбәк башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Новости" агентлыгы яза.

Җәрәхәтләнүчеләргә дә акча бирәчәкләр, аларга алган яраларының авырлыгына карап 50-500 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләр республика бюджетыннан бүленәчәк.

"Бизнес Online" язуынча 29 июль көнне давыл нәтиҗәсендә, туристлар чатырына агачлар авып, Татарстаннан сигез кеше һәлак булган, шуларның өчесе - балалар. Үлүчеләр арасында өч кеше Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән булган. Биектаудан җиде яшьлек кыз бала, Питрәч районыннан бер хатын-кыз һәм аның 2021, 2023 елгы балалары да үлгән.

Азатлык балалары белән һәлак булган хатын-кызның тумышы белән Башкортстанның Стәрлебаш районыннан 32 яшьлек Гөлнара Сәлимова булуын язган иде. Гөлнара Татарстан Фәннәр академиясенең халык иҗаты бүлегенең гыйльми хезмәткәре булып эшләгән. Ире әлеге вакытта Волжски хастаханәләренең берсендә авыр хәлдә.

Алар барысы да "Марый чодра" милли паркында ял иткән. Русия тикшерү комитеты парк җитәкчелегенең ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән, иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG