Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүгә кабат пилотсыз очкычлар һөҗүм итте


"Москва-Сити"га 30 июльдә булган дрон һөҗүменнән соң
"Москва-Сити"га 30 июльдә булган дрон һөҗүменнән соң

Бер дрон "Москва-Сити" комплексындагы манарага тигән. Бинаның 21нче катта тышкы ягы зарарланган, пыяла белән капланган 50 дүрткел метр мәйдан зыян күргән. ASTRA Telegram-каналы мәгълүматынча, дрон Русия икътисади үсеш министрлыгы эшли торган  җиргә төшкән.

Өч көндә Мәскәүгә бүген икенче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Аларның икесен шәһәргә очып килгән чакта һава һөҗүменнән саклану чаралары бәреп төшергән. Бер дрон "Москва-Сити" комплексындагы манарага тигән. "Москва-Сити"га 30 июльдә дә дрон һөҗүме булган иде.

Мәскәү мэры Сергей Собянин әйтүенчә, бинаның 21нче катта тышкы ягы зарарланган, пыяла белән капланган 150 дүрткел метр мәйдан зыян күргән. Мэриядә ышандыруларынча, кешеләр җәрәхәтләнмәгән. Дәүләт оешмалары да эшли торган бу бинага, фотолардан күренгәнчә, җитди зыян килмәгән. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли, янгын юк. ASTRA Telegram-каналы мәгълүматынча, дрон Русия икътисади үсеш министрлыгы эшли торган җиргә төшкән.

Русия саклану министрлыгы төнлә Мәскәү янындагы Одинцов һәм Нарофомински районнарында ике украин пилотсыз очкычы бәреп төшерелде, ә өченчесен радиоэлектрон көрәш чаралары белән бастырдылар дип белдерде. Саклану министрлыгы ышандыруынча, нәкъ менә соңгысы идарәне югалткан һәм "Москва-Сити" кварталындагы манарага килеп бәрелгән.

Русия агентлыклары язуынча, дроннарның яңа һөҗүменнән соң, Внуково һава аланы вакытлыча эшләми торган. Хәзер ул кабат эшли башлаган.

  • Соңгы вакытта пилотсыз очкычлар һөҗүменә Украина белән чиктәге төбәкләр генә түгел, Русиянең үзәктәге төбәкләре дә дучар була башлады. Соңгы айда гына да бу – Мәскәүгә дрон белән һөҗүм итәргә омтылуның бишенче очрагы.
  • Русия хакимиятләре моңа Киевны гаепли. Кагыйдә буларак, Украина ягы һөҗүмнәргә фикер белдерми. Шул ук вакытта ике көн элек Украина президенты Владимир Зеленский “сугыш Русия җирләренә кайта, бу котылгысыз, табигый һәм гадел процесс” дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG