Accessibility links

Русия Думасында исерек килеш электросамокат һәм велосипед йөртүчеләргә штраф салырга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Штраф күләме 10 мең сум булыр дип күз уңында тотыла. Шулай ук канун өлгесе авторы электросамокатны икәүләп йөрткән өчен – ике мең сум, ә тизлекне артттырган өчен биш мең сум штраф кертү яклы.

Русиядә исерек килеш электросамокат һәм велосипед йөрткән өчен 10 мең сум штраф кертелергә мөмкин. Сенатор Артем Шейкин шундый канун өлгесе әзерләгән, аны Думага көз көне кертү ниятләнә, дип җиткерә "Новости" агентлыгы.

Шейкин Русия административ хокук бозулар кодексына бу хакта яңа маддә өстәргә тәкъдим итә.

Исерек килеш электросамокат яки велосипед йөртүчеләр медицина тикшеренүеннән баш тартса да 10 мең сум штраф салу тәкъдим ителә.

Шулай ук Шейкин электросамокатны икәүләп йөрткән өчен – ике мең сум, ә тизлекне артттырган өчен биш мең сум штраф кертү яклы.

  • Моңарчы Федерация шурасының конституцион канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас шәһәр урамнарында электросамокатлар йөрмәскә тиеш дигән иде. Ул моны алар катнашында казалар күп була башлавы белән аңлатты.
  • Казанда быел май аеның беренче 15 көнендә генә дә элкутросамокатлар белән бәйле өч юл һәлакәте килеп чыккан дип хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG