Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенган кыз тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

18 яшьлек кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән диелә.

Кичә, 1 августта Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган. Ул "Детский мир" кибетендә сатучы булып эшләгән. Бу хакта Baza Telegram-каналы җиткерә.

Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелә.

Сишәмбе көнне Русиянең башка төбәкләрендәге хәрби комиссариатларга да ут төртергә тырышучылар булган. Әйтик Находка, Сестрорецки, Ставрополь, Майкоп шәһәрләрендә. Барлык тоткарланучыларга да бу эшне телефоннан шалтраткан билгесез затлар эшләргә кушкан булган. Алар үзләренең гамәлләре белән җинаятьчеләрне тотарга булышабыз дип уйлаган, диелә.

  • Соңгы көннәрдә Русиянең төрле төбәкләрендә хәрби комиссариатка ут төртү очраклары артты.
  • Кичә Казанда да 30 яшьлек хатын-кыз Лукина урамында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хәрби комиссариаты машинасына "Молотов коктейле" ыргыткан, әмма ул янып китмәгән. Хатын-кызны тоткарлаганнар.
  • Бу соңгы көннәрдә Казанда инде шундый өченче очрак булды. 29 июль кичендә 62 яшьлек хатын-кыз Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты диварына бензин сибеп, ут төрткәне әйтелде. Шулай ук 1 августта 23 яшьлек бер туташ Казанда хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган, яна торган сыеклык аткан, әмма ул янып китмәгән. Туташка каршы җинаять эше ачылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG