Русиянең һава-десант гаскәре (ВДВ) хәрби җитәкчесе, генерал-полковник Михаил Теплинский десантчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган. Аның котлавын Русия саклану министрлыгының "Звезда" телеканалы чыгарган. Теплинский бу чыгышында Украинадагы сугышта яраланган десантчыларның санын әйтте, дип яза "Агентство".
Хәрби җитәкче 1,5 ел буе барган "махсус хәрби операция"дә (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) яраланган десантчыларның "5000нән артыгы дәваланганнан соң кабат фронтка кайтты, ә 3,5 меңе алгы сафтан китүдән бөтенләй баш тартты", дип белдергән. Шул ук вакытта ул һәлак булучы десантчыларның санын әйтмәгән.
"Агентство" искәртүенчә, берникадәр вакыттан соң "Звезда" телеканалы сайтыннан һәм Telegram-ыннан Теплинскийның котлавын бетерелгән. Яңалык Google кэшында, репостларда, (әйтик Владимир Соловьевныкында), медиаларның моңа таянып язган хәбәрләрендә генә калган. Ә сөртелгән пост TGStat архивында сакланган диелә.
"Агентство" OSINT-аналитик Кирилл Михайлов белән сөйләшкән. Ул Теплинскийның яралылар турында әйткән мәгълүматына таянып, сугыш дәвамында Русиянең берничә мең десантчысы үлгән булырга мөмкин, дип фаразлый.
- Шул ук вакытта "Медиазона" һәм ВВСның урыс хезмәте журналистлары волонтерлар белән берлектә 28 июльгә кадәр Русиянең кимендә 1842 десантчысы, шул исәптән 322 офицерының үлүен раслаган иде.
- Русия саклану министрлыгы югалтулар турында хисап бирми һәм журналистлар биргән саннарга фикер белдерми. Министрлык Украинадагы сугышта һәлак булган хәрбиләр, ихтыярилар һәм тоткыннар турындагы белешмәләрне яшерә. Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
- Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Безнең хисапка күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 537 кеше, Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум