Русия президенты Владимир Путин "бөтен түрәләр дә илдә җитештерелгән машиналарда йөрергә тиеш" дип белдерде. Бу хакта ул эшкәртү сәнәгате оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте. Аның чыгышын Русия медиалары чыгарды.
“Министрлыклар, оешмалар чит илдә җитештерелгән машиналарга өстенлек бирү, бу тәҗрибәне дәвам итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мин илнең бөтен түрәләре дә илдә җитештерелгән машиналарда йөрергә тиеш дидем”, дип сөйли ул.
Путин әйтүенчә, "элеккегә караганда, бу тыйнаграк булачак". "Куркыныч түгел, киресенчә, яхшырак та", дип белдерде ул. Шул ук вакытта ул импорттан баш тартырга кирәкми, әмма "ниндидер төп әйберләр" Русия җитештерүчесенә юнәлтелгән булырга тиеш, диде.
- Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Hyundai, Toyota (Lexus), Skoda Auto, Renault, Mercedes-Benz һәм башка ширкәтләр Русиядә җитештерүләрен туктатты, аларның кайберләре мөлкәтләрен Русиядәге партнерларына тапшырды.
- General Motors, Mercedes-Benz, BMW, Ford, Land Rover, Toyota һәм Mazda үз продукцияләрен Русиягә сатуны туктатып торды.
- Быел июньдә Европа берлеге Русиягә электрик һәм гибрид машиналар, люкс сыйныфына карый орган яңа һәм тотылган машиналар сатуны тыйды. Июль ахырында Япония дә Русиягә мотор күләме 1,9 литрдан зуррак булган машиналар һәм электрокарлар кертүне тыюын белдерде.
- Грузиянең дә 1 августтан башлап Русиягә Америка машиналарын сатуга тыю кертүе билгеле булды. Европада җитештерелгән машиналарны исә 26 сентябрьдән сатмый башлаячак.
- Association of European Business мәгълүматынча, 2022 елда Русиядә машина базары 58,8 процентка кимегән. Узган ел 687 мең 370 машина сатылган. Чагыштыру өчен: 2021 елда 1,7 миллион машина сатылган булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум