Accessibility links

Калмыкстан бәйсезлеге турындагы декларация экстремистик дип танылды


Калмыкстан күренеше, архив фотосы
Калмыкстан күренеше, архив фотосы

Сүз эмиграциядәге калмык активистлары төзегән декларация турында бара. Ул 2022 елда кабул ителгән иде.

4 август кичендә Русия юстиция министрлыгы федераль экстремистик материаллар исемлегенә Ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзалары төзегән һәм имзалаган документны кертте. Әлеге оешма Калмыкстан бәйсезлеге өчен көрәшә һәм берничә милли хәрәкәтне берләштерүче Азат милләтләр лигасына керә.

Русия юстиция министрлы белдерүенчә, декларация экстремистик материаллар исемлегенә Элиста шәһәре мәхкәмәсе карарыннан соң кертелгән. Әлеге карар ике ай элек кабул ителгән.

— Без кабул иткән декларациядә Русиянең имериячеллегенә, Украинадагы шовинистик сугышка, урыс булмаган халыкларның хокукларын кысуга нәфрәт бар. Әлбәттә, Мәскәү һәм аның төбәкләрдәге хакимиятләре күәлегеннән мондый гамәлләр "экстремистик" кына була ала. Монда яңа әйбер юк: Конгрессның бөтен әгъзаларын дирялек җинаять эзәрлекләве бара, безгә каршы көрәшәләр. Сәяси тоткын һәм Конгресс әгъзасы Алтан Очиров бүген дә колониядә утыра, - диде Декларация авторларының берсе, юрист Даавр Дорҗин.

Экстремистик дип танылган материалны саклау, күчереп бастыру һәм тарату тыела. Канун бозылган очракта штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ сак астына алу каралган. Кайбер очракларда мондый материалларны тараткан кешеләргә экстремизмга чакыру һәм нәфрәт һәм дошманлык уяту маддәләре нигезендә җинаять эшләре дә ачыла.

"Калмыкстан республикасының дәүләт бәйсезлеге турындагы" декларациянең былтыр октябрьдә чыкты. Аны Ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзалары әзерләп имзалаган.

Бу документ Калмык АССРының Югары шурасы 1990 елда кабул иткән башка бер декларациягә таяна.

Ул чакта халык депутатлары халыкларның үзбилгеләнүгә хокукына таянып, демократик һәм хокукый калмык дәүләтенең суверенитетын игълан итте.

2022 елгы декларация авторлары фикеренчә, республиканың беренче президенты Кирсан Илюмжиновның гамәлләре һәм Владимир Путин идарә итә башлагач аеруча көчәйгән Мәскәү басымы аркасында, совет берлеге таркалган чорда төзелгән беренче декларациядәге принциплар гамәлгә ашырылмаган.

Кремль сәясәте белән риза булмавын белдереп, Ойрат-калмык халкы конгрессы "ойрат-калмыкларны Русиягә булган колониаль бәйлелектән тулысынча азат итәргә кирәклеген" белдерде һәм "Калмыкстан республикасының Русия Федерациясеннән чыгуына ирешү өчен карарлы булуын", бәйсез һәм суверен дәүләт төзергә ниятләвен игълан итте.

Ойрат-калмык халкының конгрессы милли активистларның халык җыеннарын — чуулганнарны үткәрә, алар Элистада 2015 елдан уза. 2021 елда чираттагы җыенны оештыручыларны полиция тоткарлады. Бүген Конгресс әгъзаларының бер өлеше мөһаҗирлектә, башкалары Русиядә кала бирә һәм эзәрлекләүләргә дучар ителә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG