Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларны өйрәнгән француз галимәсе Элен Каррер д'Анкосс 94 яшендә вафат булды


Элен Каррер (1929-2023)
Элен Каррер (1929-2023)

Элен Каррер д'Анкосс Совет берлегенең таркалачагы турында беренчеләрдән булып алдан әйткән кешеләрнең берсе. Ул бу хакта 1978 елда "Таркалган империя" дигән фәнни эшендә фаразлаган булган. Совет берлеген тикшерү белән бергә ул - татарларны да өйрәнгән галимә.

5 августта 94 яшендә Француз академиясе җитәкчесе Элен Каррер д'Анкосс вафат булган. Бу хакта мәрхүмәнең гаиләсенә сылтама белән AFP хәбәр итә.

Совет берлеген тикшерү белән бергә ул - Татарстанны, татарларны да бераз өйрәнгән галимә, Русия фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы һәм Русия тарихы белгече иде. "Ул гаиләсендә тыныч кына китеп барды", диелә, үлем сәбәпләре әйтелми.

Элен Каррер д'Анкосс Совет берлегенең таркалачагы турында беренчеләрдән булып алдан әйткән кешеләрнең берсе. Ул бу хакта 1978 елда "Таркалган империя" дигән фәнни эшендә фаразлаган булган.

  • Француз академиясенә XVII гасырда кардинал Ришелье катнашында нигез салынган. Аның төп максаты – француз телен өйрәнү һәм аның әдәби нормаларын көйләп тору булган. Элен Каррер д'Анкосс – 1999 елда академияне җитәкләгән беренче хатын-кыз була.
  • Галимә 1929 елның 6 июлендә Парижда туган. Әтисе грузиннар нәселеннән, әнисе - урыс һәм алман тамырлы, бабалары арасында граф Орлов нәселе вәкилләре булган. Ул француз композиторы Николя Зурабишвилиның – бертуган, Грузиянең хәзерге президенты Саломе Зурабишвилиның туганнан туган апасы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма .
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG