Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең "Луна-25" станциясен Айга очыру сәбәпле Хабаровски краенда халыкны эвакуациялиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Роскосмоста җиткерүләренчә, "Луна-25" станциясен галәмгә Амур өлкәсендәге Восточный космодромыннан 11 августта Казан вакыты белән 02:10:57 сәгатьтә очыртып җибәрергә ниятлиләр. "Луна-25" станциясе Русиянең хәзерге тарихында Айга беренче миссиясе булырга тиеш.

Хабаровски краеның Верхнебуреин районы хакимиятләре Шахтински бистәсендә яшәүчеләрне эвакуацияләмәкче була, чөнки галәмгә «Луна-25» станциясен алып чыгарга тиеш булган «Союз-2.1б» ракетының беренче өлеше бистәгә төшәргә мөмкин.

Кешеләрне 11 августта җирле вакыт белән иртәнге сәгать сигезенче яртыда (Казан вакыты белән 00:30 сәгатьтә) эвакуацияләячәкләр, дип җиткерде район башлыгы Алексей Маслов. Ул кешеләрне бистәгә кайчан кире кайтарачакларын әйтмәде.

Маслов сүзләренчә, «Союз» ракетының беренче өлеше төшәргә мөмкин булган урыннарга Умальта, Уссамах, Лепикан, Тастах, Саганар елгалары тамаклары һәм Бурея елгасындагы паром кичүе керә. Район хакимиятләре бу урыннарга керүне тыйган.

Роскосмоста җиткерүләренчә, «Луна-25» станциясен галәмгә Амур өлкәсендәге Восточный космодромыннан 11 августта Казан вакыты белән 02:10:57 сәгатьтә очыртып җибәрергә ниятлиләр.

  • «Луна-25» станциясе Русиянең хәзерге тарихында Айга беренче миссиясе булырга тиеш. Моңарчы 1976 елда «Луна-24» станциясен очырттылар. Ниятләнгәнчә, «Луна-25» Айның Көньяк полюсына утырачак тарихтагы беренче станция булачак.
  • Миссиянең төп бурычлары – йомшак төшеп утыру технологияләрен эшләп карау, ресурслар, шул исәптән су эзләү, Айдагы ресурсларны тикшерү.
  • Иң баштан «Луна-25» миссиясендә (шулай ук «Луна-26» һәм «Луна-27»дә дә) Роскосмос белән берлектә Европа галәм агентлыгы да катнашырга ниятләгән иде. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, оешма Русия белән Ай програмына бәйле хезмәттәшлеген туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG