Казанның Үзәк вокзалында Салих Сәйдәшев маршын уйнатуны һәм “Татарстан” поездын кайтаруны сорадылар. Федераль пассажирлар ширкәте бу мәсьәләне өйрәнүләрен белдерде.
13 июльдә узган парламент утырышында Татарстан язучылар берлеге рәисе, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла Татарстан транспорт министрлыгына шундый мөрәҗәгать белән чыкты.
“Элек совет вакытында, аннан соң да Казаннан Мәскәүгә һәм кире йөри торган "Татарстан" дигән поезд бар иде. Сәйдәш маршы белән озаттылар, Сәйдәш маршы белән каршы алдылар. Ул республикага карата ниндидер горурлык уята иде. Хәзер ул юк. Аның исемен һәм маршын, РЖД белән сөйләшеп, яңадан кайтарып булмыймы", дип Татарстан транспорт министрлыгына Русия тимер юлларына (РЖД) мөрәҗәгать итүне сорады ул.
Транспорт министры Фәрит Хәнифов "Татарстан" атамасын Мәскәүгә йөри торган 001Г/002Г "Премиум" поездына кайтарырга теләүләрен әйтте. Шулай ук поезд интерьерын милли бизәкләр белән бизәргә җыенуын сөйләде.
Бу тәкъдимне Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады. Ул элекке гадәтне кайтарырга кирәк, моның өчен бернинди чикләүләр дә юк диде.
Федераль пассажир ширкәте матбугат хезмәте “Реальное время” газетына белдерүенчә, поездга “Татарстан” атамасын бирү мәсьәләсе карала. Шул ук вакытта алар Сәйдәшев маршын уйнату туктамады дип белдергән.
“Салих Сәйдәшев композициясе һәрвакыт яңгырады һәм хәзер дә Казан-Мәскәү №1/2 поезды килгәндә уйный”, дип белдергәннәр.
Казан-Мәскәү поездында эшләүчеләр исә, соңгы вакытта Сәйдәшев маршы ишетелми башлаулары турында сөйләгән. Татар музыкасы кышын яңгыраган булса, быелның июнь аенда тукталган булган.
- Татар композиторы Салих Сәйдәшевнең “Кызыл армия маршы” композициясе 1954 елдан бирле Казан вокзалында “Татарстан” поезды йөргән вакытта яңгырап торды. Үз вакытында ул Мәскәүнең Казан вокзалында да уйнатылган.
- Соңгы елларда Татарстандагы тимер юл вокзалларында элмә такталар һәм навигация нигездә урыс телендә генә алып барылды. Милли активистлар Русия тимер юлларын тәнкыйтьләп килде.
- 2020 елда Татарстан рәсмиләре федераль карамактагы вокзалларда ике телдә эш алып бару катлаулы булуын сөйләгән иде. Татарстанда 24 тимер юл вокзалы бар.
- "Казан, Юдино, Чаллы, Саба тимер юл вокзалларында татар телендә аудио хәбәр итү системы эшли. Казан тимер юл вокзалында, Түбән кама, Ютазы вокзалларында барлык навигация дә ике телдә. Шул ук вакытта тимер юл инфраструктуралары Русия тимер юллары җәмгыятенең милке санала. Һәм барысы да ике телдә эшләми. Без бу юнәлештә эшлибез", дип белдергән иде Татарстанның элекке транспорт министры Ленар Сафин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум