Кайнар хәбәр

Сугыш башланганнан бирле Украинаның тугыз миллионлап ватандашы башка илләргә күчеп киткән

Качаклар белән эшләү үзәге. Прага, гыйнвар, 2023 ел.
Качаклар белән эшләү үзәге. Прага, гыйнвар, 2023 ел.

Хәзерге вакытта кире кайтучыларның күбесе – чит илдә эш, торак таба алмаучылар, яки Украинада туганнары калган кешеләр диелә.

Сугыш башыннан бирле Украинаның тугыз миллионлап ватандашы илдән киткән. Алты миллионнан артык украин әле дә чит илләрдә кала бирә, аларның ике миллионлабы кабат ватанына кайтырга тели. Бу хакта БМО хисабына сылтама белән The Wall Street Journal җиткерә.

Оешма мәгълүматынча, 350ләп кеше Украинага кире кайткан, әмма өйләренә кайта алмаган һәм әле дә күчеп киткән затлар булып тора.

Украина икътисад министрлыгы исәпләүләренчә, илдән киткән һәр 100 мең кеше илнең эчке тулай җитештерүен 0,5 процентка киметә, дип яза басма.

Хәзерге вакытта кире кайтучыларның күбесе – чит илдә эш, торак таба алмаучылар, яки Украинада туганнары калган кешеләр диелә. Икътисад министрлыгы якындагы 10 ел эчендә икътисад үсеше өчен 4,5 миллион эш урыны булдырырга җыена.

  • Көнбатыш илләре Украина икътисадын торгызуга Русиянең чит илләрдәге туңдырылган мөлкәтләрен дә җибәререгә мөмкин булыр дип исәп тота. Аерым алганда, Европа берлеге Киевка 300 миллиард доллар күләмендәге акча тапшыру схемасы булдырырга ниятли. Әмма бу акчаларны тартып алуның канунлы юлы әлегә табылмаган.
  • Кремль әгәр чит илләр Русиянең туңдырылган мөлкәтен Украинага ярдәм өчен кулланса, моны Мәскәү караклык дип бәяләячәк, диде. Русия президенты Европа берлеге тәкъдимнәрен халыкара сәүдә кагыйдәләре һәм нормаларын бозу дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG