Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея хакимиятләре сугышка әзерлекне арттыру турында фикер алышкан


Кич Чен Ын җитәкчелегендәге утырыш, биредә сугышка әзерлек турында фикер алышканнар. 9 август 2023 ел
Кич Чен Ын җитәкчелегендәге утырыш, биредә сугышка әзерлек турында фикер алышканнар. 9 август 2023 ел

Быел 21-24 августта АКШ һәм Көньяк Корея уртак хәрби күнегүләр уздырырга ниятли. Төньяк Корея моны үз иминлегенә куркыныч тудыра дип саный.

Төньяк Корея хакимиятләре утырыш уздырган, анда "Корея ярымутравында хәрби-сәяси вазгыять киеренкеләшү сәбәпле" сугышка әзерлекне арттыру турында фикер алышканнар. Бу хакта Корея үзәк телеграф агентлыгы җиткерә.

Аерым алганда, Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын дошманның хәрби көчен тотып тору һәм сугыш чыкса аны юк итү өчен, гаскәрне "куәтлерәк юк итү чаралары белән" тәэмин итәргә кирәк дигән.

Ул яңа коралны хәрби күнегүләрдә кулланырга чакырган. Гаскәр теләсә кайсы вакытта тулысынча әзер булсын өчен, хәрби күнегүләрне “энергияле рәвештә үткәрергә кирәк” дигән.

Шулай ук Ким Чен Ын ил гаскәренең баш штабы җитәкчесен алыштырган: хәзер бу вазифага Пак Су Ир урынына вице-маршал Ли Ён Гиль килгән.

  • Быел 21-24 августта АКШ һәм Көньяк Корея уртак хәрби күнегүләр уздырырга ниятли. Төньяк Корея моны үз иминлегенә куркыныч тудыра дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG