Июль аенда Русия эчке эшләр министрлыгы оешмаларының биш мең хезмәткәре эштән киткән. Бу хакта министр Владимир Колокольцев хәбәр итте.
Ул хезмәткәрләр нык җитми ди. “Вазгыять авыр, тикшерүчеләр дә җитми”, дип белдерде министр.
Аның әйтүенчә, “беренче чиратта халыкның хокуклар һәм ирекләрне яклау ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, бу куркынычны киметергә кирәк”.
ВВС-ның урыс хезмәте искәртүенчә, Русиядә җан башына туры килә торган полиция хезмәткәрләренең саны – дөньяда иң югарыларыннан берсе. Русиядә 100 мең кешегә 635 полиция хезмәткәре туры килә, ә, мәсәлән, Кытайда 2018 елда 100 мең кешегә – 143, Британиядә 2021 елда 227 булган. 2019 елда АКШта 100 мең кешегә 242 куәт оешмасы вәкиле туры килгән: моңа полиция генә түгел, ФБР (тикшерүләр федераль бюросы), Үзәк күзләү идарәсе, наркотикларга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре дә кергән.
- Узган елның ноябрендә Колокольцев хезмәткәрләр җитмәве турында әйткән иде инде. Ул чакта ул 90 мең кеше җитми диде. Аның сүзләренчә, соңгы ун ел тирәсендә Мәскәүдә полиция хезмәткәрләренең саны ике тапкырга кимегән.
- Шул ук вакытта Русиядә эчке эшләр оешмаларында хезмәткәрләрнең санын елдан ел арттырырга телиләр. 2014 елда иң күбе 894 мең кеше эшли алган булса, 2023 елда аларның саны 922 мең кешегә җитәргә тиеш.
Форум