Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия нефтен бәя чикләвеннән кыйммәткәрәк сату Кремльгә аена 15,3 миллиард доллар китергән


Русиянең диңгез аша җибәрә торган нефтенә бәя бер мичкәсенә 64,41 долларга кадәр җиткән. Ә бу "Зур җиделек" илләренең бәя чикләвеннән (бер мичкәсе 60 доллардан да кыйммәтрәк булмаска тиеш) артыграк дигән сүз.

Быел июльдә Русия халыкара базарда 15,3 миллиард долларлык нефть саткан. Бу - июнь белән чагыштырганда 2,5 миллиардка күбрәк, диелә Халыкара энергетика агентлыгы хисабында.

Русиянең диңгез аша җибәрә торган нефтенә бәя бер мичкәсенә 64,41 долларга кадәр җиткән. Ә бу "Зур җиделек" илләренең бәя чикләвеннән (бер мичкәсе 60 доллардан да кыйммәтрәк булмаска тиеш) артыграк дигән сүз.

Русия нефтенең 80 процентына якын өлешен Һиндстан белән Кытай сатып алган диелә хисапта. Көнчыгыш Европага җибәрү арткан, Төркиягә сату кимегән. Гомуми экспорт 200 мең мичкәгә кимеп, тәүлегенә 4,6 миллион мичкәгә калган.

2023 елның июлендә беренче тапкыр Русиянең Urals нефтенә уртача бәя Көнбатыш илләре куйган чикләүләрдән артып киткән. Бу бәя чикләвен Украинага каршы сугыш башлаганы өчен Русиянең керемнәрен киметү максатында 2022 елның декабрендә керттеләр.

Белешмә: Urals нефть маркасы

Urals — Русия экспорт итә торган нефть катнашмасы маркасы. Татарстан һәм Башкортстанда чыгарыла торган авыр, югары күкертле нефть, Ханты-Манси бүлгесендә чыгарыла торган Siberian Light маркалы нефть белән "Транснефть" үткәргечләр системында кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Югары күкертле нефть кушылу сәбәпле Urals маркалы нефть бәясе Brent һәм WTI маркалы нефть бәясеннән түбәнрәк.

Сатып алу килешүләрендә Русия нефтеннең бер мичкәсе 60 доллардан артыгракка сатылуы турындагы хәбәрләр быел гыйнварда ук ишетелә башлаган иде.

Сату бәясен чикләү - көймәләр һәм иминият ширкәтләренә Русия нефтен бер мичкәсенә 60 доллардан кыйбатрак сатучылар белән эшләүне тыю ярдәмендә башкарыла.

  • Июльдә The Wall Street Journal бәя чикләве кертү турындагы фикер авторлары, АКШ һәм Европа берлеге бәяләрне чикләү өчен, үзләренең диңгез аша йөк ташу базарындагы өстенлекләрен тулысынча куллана алмады, дип язды.
  • Моңа исә нефтькә бәя чикләве кертүгә Һиндстанның каршы чыгуы да, тыюлар булуга карамастан, Русия нефте белән эшләүче танкерларның “соры” флоты артуы да сәбәпче булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG