Accessibility links

Кайнар хәбәр

Режиссер Айрат Абушахманов Башкорт дәүләт академия драма театрыннан эштән алынырга мөмкин

Айрат Абушахманов
Айрат Абушахманов

Режиссер бу хәлне өлешчә раслый, әмма театр җитәкчелеге бөтен театр труппасы ялда, бернинди дә карарлар юк дип яза. Җәмәгатьчелек моны халыкны тынычландыру чарасы дип атый, режиссерны яклап пикетка чыгарга әзер булуын язучылар бар.

Айрат Абушахмановның Гафури театрыннан китүе ихтималы турында Facebook-та композитор Шәүрә Габбасова язды. Шунда ук режиссер да бу хәлнең дөрес булырга мөмкинлеге турында җавап биде. "Сезне театрдан баш режиссер вазифасыннан алулары дөресме?" дигән сорауга Абушахманов: "Дөрес булырга охшап тора. Театр ялда. Шушы вакытта эш башкарыла да. 16 августта театр җыены булачак, шунда яңа режиссерны тәкъдим итәчәкләр дип сөйлиләр. Минем белән "Зөләйха" белән булган схеманы кулланырлар бугай, үзе китте диярләр", дип язды.

13 август, якшәмбе кичендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Вконтактедагы рәсми сәхифәсендә бу хакта белдерү белән чыкты.

"Челтәрдә Айрат Абушахмановның баш режиссер вазифасыннан китүе турында мәгълүмат тарала. Әлегә вакытта артистлар да, башка иҗат хезмәткәрләр дә, шул исәптән Айрат Абушахманов та ялда. Аның куючы режиссер вазифасыннан алыну мәсьәләсе күтәрелми", дип язды.

Моңа Айрат Абушахманов Гафури театрында куючы режиссер вазифасы икәү икәнен һәм ике режиссер вазифасында аерым кешеләр билгеләнгән дип язды һәм театр җитәкчелеген сүз уйнап кешеләрнең башын бутау дип атады. "PR бүлеге башлыгы Ирина Захарова театр мөдире Иршат Ишбулатович (Фәйзуллин - ред) кушуы белән язган. Бу баш режиссер һәм куючы режиссер дигән сүзләр белән уйнаумы, әллә техник хатамы?!" дип сорау бирә ул.

Азатлык Гафури театрының баш режиссеры Айрат Абушахмановтан әлегә оператив аңлатама ала алмалды.

Башкорт җәмәгатьчелеге Гафури театры җитәкчелегенең мондый адымга баруы хата дип яза һәм челтәрләрдә режиссерга теләктәшлек белдереп "Мин, без - Айрат!" дип язылган шигарләр тарата һәм ялгыз пикетка да чыгарга әзербез дип яза.

  • Айрат Абушахманов - танылган режиссер, Башкорстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, Татарстанның Дамир Сираҗиев исемендәге дәүләт премиясе, "Алтын битлек" премиясе лауреаты. Гафури театрында аның куелышында спектакльләр аншлаг җыйды. Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак", "Ай тотылган төндә", Кен Кизиның "Күке оясы", Туфан Миңнуллинның "Мулла", Нәҗиб Асанбаевның "Зәки Вәлиди Тоган" һәм башка күп төрле спектакльләрне иҗат итте.

    Ул танылган язучы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен башкортча куйды, ул берничә ел дәвамында театрга керем алып килгән төп спектакль булды. 2019 елда ул "Алтын битлек" бәйгесендә җюриның махсус бүләгенә лаек булды.
  • Гүзәл Яхина сугышка каршы фикерен әйткәч, бу спектакльләр төрле театрлар репертуарыннан алына башлады. 2022 елның 22 декабрендә Мәҗит Гафури театрында да бу спектакль репертуардан төшеп калды.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG