13 август Төркиянең Анталья шәһәрендә Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышланган суда йөзүләр узган. Ул Урта диңгез буенда урнашкан Сарысу пляжында оештырылган.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге Исхакый йөзүләре тарихта беренче тапкыр узды дип белдерде. Катнашучылар өчен махсус истәлекле бүләкләр әзерләнгән. Мәсәлән, язучы сурәте бастырылган, Татарстан байраклы медальләр, букчалар, футболкалар, түштамгалар ясалган.
Исхакый йөзүләрендә өлкәннәр дә, балалар да катнашкан. Һәрберсенә катнашкан өчен бүләкләр бирелгән. Тирә-як Татарстан байраклары белән бизәлгән, старт, финиш урынында татар язучысы Гаяз Исхакый рәсеме ясалган элмә банерлар эләнгән.
Исхакый йөзүләрендә катнашучыларга самоварда мәтрүшкәле чәй әзерләнгән, ит кыздырылган, мәдәни программ да оештырылган. Гармун, гитара белән татарлар туган телдә татар җырларын башкарган, татарча биегән.
- "Азатлык" татар яшьләре берлеге язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның исемен оныттырмау, аны төрле чаралар аша популярлаштыру максатын куя. Мәсәлән, берлек Истанбулда Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсен булдырды, аның "Зөләйха" драмасын инглиз теленә тәрҗемә итү эшен башлады, Рамазан аенда Төркиядә татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә оештырлыган авыз ачу мәҗлесләрендә Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын искә алынды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум