Махачкалада автосервис һәм янындагы ягулык станциясендә чыккан янгын корбаннары 35кә җитте. Сишәмбе иртән коткаручылар тагын өч кешенең җәсәден тапкан. 75 кеше яраланган дип хәбәр итте Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Һәлак булучылар арасында кимендә өч бала бар.
Дагыстан башлыгы Сергей Меликов 15 августны матәм көне дип игълан итте.
Янгын урынында коткаручылар эшли, яралыларны эвакуацияләү өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боралак җибәргән. Махачкалага шулай министрлыкның Ил-76 очкычы килгән, ул авыр яралыларны Мәскәү хастаханәләренә алып китәчәк.
Тикшерү мәгълүматына караганда, 14 августта кичке уннар тирәсендә автосервистагы эшләр вакытында янгын чыккан, ут ягулык станциясенә күчкән. Анда ягулык тулы сигез цистернаның икесе шартлаган. Янгын мәйданы 600 дүрткел метр тәшкил иткән.
Shot телеграм каналы МЧСтагы чыганакларына сылтанып язуынча, автосервис яна башлагач, кешеләр аны карарга җыелган, шартлау дулкыны аларны да бәргән.
Янгын дүрт сәгатьтән сүндерелгән.
Тикшерү комитеты саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Әлеге маддә 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.
Сишәмбе иртүк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Дагыстан халкының кайгысын уртаклашты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум