Бүген Татарстан югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйковда тентү уздыруны кануни түгел дип тапкан. Бу хакта “Яблоко” фиркасе Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Зөлфия Ситдыйкованың фатирын 16 майда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр иде.
Соңрак Югары мәхкәмә тентү турындагы карарны гамәлдән чыгарды һәм яңадан карау өчен Совет районы мәхкәмәсенә кайтарды.
Зөлфия Ситдыйкова бу карар үзе өчен көтелмәгән хәл булуын әйткән иде.
- 2022 елдан башлап 45 яшьлек Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
- Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
- Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
- Быел 28 апрельдә полиция Казанда Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарлады. Алар шигарьләре өчен тоткарланды. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум