"Хизб ут-Тәхрир"ның "Алушта төркеме" эше нигезендә 12 елга хөкем ителгән Эльдар Кантимировның төрмәдә хокуклары бозыла. Аның хатыны Эльвина Усеинова "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә сөйләвенчә, төрмә хезмәткәренең берсе Эльдарны даими мыскыл итә. Аерым алганда, Кантимеров тотылган Ульян өлкәсе Мәләкәс шәһәренең 1нче санлы төрмәсе җитәкчесе кизү ярдәмчесе Валерий Назаркин даими рәвештә милли нигездә мыскыл итүче һәм шәхес абруен төшерүче сүзләр куллана, сүгенә. Шулай ук Кантимировка ике тапкыр якыннары җибәргән азык-төлекне бирүдән баш тартканнар.
Май аенда бу эш нигезендә гаепләнеп 18 елга хөкем ителгән икенче бер кырымтатар Руслан Месутовның Липецки өлкәсе 2нче санлы төрмәдә хезмәткәрләр Коръәнне тартып алган иде. Шулай ук төп туклану рационына дуңгыз ите керткәннәре билгеле булды.
“Алушта эше” фигурантлары Эльдар Кантимиров, Руслан Месутов, Ленур Хәлилов һәм Руслан Нагаев 2019 елның 10 июнендә тентүләрдән соң кулга алынды. Аннексияләнгән Кырымда яшәүче бу кырымтатарлар террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуда, хакимиятне канунсыз яулап алуны әзерләүдә гаепләнде. Кайберләренә шулай ук террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыруда да гаепләү белдерелде.
2020 елның 23 сентябрендә "Мемориал" хокук яклау үзәге (Русиядә "ят агент" дип танылган) аларны сәяси тоткыннар дип таныды һәм кичекмәстән азат итүне таләп итте.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум