Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа автомобильләр базарында Кытайда җитештерелгән машиналараның өлеше 65,1 %ны тәшкил иткән

Кытайда җитештерелгән автомобиль
Кытайда җитештерелгән автомобиль

Бу узган ел белән чагыштырганда 41%ка югарырак, дип яза "Коммерсант". Алар "Авито Авто"да чыккан мәгълүматларны тикшергән.

Татарстанда иң күп Кытай машиналары сатыла, икенче урында Русиядә җитештерелгәннәре. Өченче урынны Япония брендлары били. Бу - елның беренче ярты еллык аралыгына караган мәгълүмат.

Кулланылган машиналар базарына килгәндә, беренче ярты еллыкта иң күп Русиядә җитештерелгән автомобильләр сатылган. Аннары Корея маркалары бара, өченче урында - Германиядә җитештерелгәннәре.

Русиядә Кытай машиналарына ихтияҗ өч тапкырга арткан.

  • Русия Укрианага бәреп кергәннәр соң төрле дәүләтләр чикләүләр кертте. Санкцияләр аркасында иң зур зыян күргән тармак ул - автомобильләр базары. Чит ил маркалары Русиядән китте, аларның машиналары сатылмый башлады.
  • Русия белән Кытай арасында автомобиль сату-алу әйләнеше 40,6%ка җитте.

​🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG