Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда су керүчеләрнең саны күп булганга күрә су тирәсендәге вазгыять катлаулы дип танылды


Чулман буендагы пляж
Чулман буендагы пляж

Катлаулы вазгыять судагы күпсанлы көймәләргә дә бәйле. 

Бу хакта Республикадагы Русиянең Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең башлыгы урынбасары Юрий Венедиктов әйтте.

— Суларда хәлләр авыр, хәтта катлаулы дип бәяләргә була, дистәләгән мең кеше елга, күлләр ярында ял итә, шунда ук көймәләр дә йөзә, — диде ул.

Юрий Венедиктов су янында, көймәләрдә ял итүчеләрне сакланырга кирәк дип кисәтте. Аның сүзләренә караганда, бер атна эчендә генә сигез кеше батып үлгән, шуларның икесе яшүсмерләр.

Татарстанда су керү сезоны ачылганнан бирле 49 кеше батып үлгән. Ә 2023 елның башыннан ук санаганда суда 62 кеше һәлак булган. Үлем сәбәпләре төрле, әмма күпчелек очракта кешеләр суга керергә ярамаган, махсус җиһазландырылмаган урыннарда суга егылу сәбәпле үлгән.

  • Быел Татарстанда да, Башкортстанда җәй эссе булды. Бу атнада да яңгыр юк, һава температурасы кайбер җирләрдә 30 градус эссегә җитте.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG