Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коръәнне яндырган ир аны Рамзан Кадыровның улы кыйнаган ди


Журавельны җәзалау таләбе белән оештырылган митинг. Грозный, Чечня
Журавельны җәзалау таләбе белән оештырылган митинг. Грозный, Чечня

Волгоград шәһәрендә Коръәнне яндырган өчен кулга алынган Никита Журавель Грозный төрмәсендә Чечня башлыгының 15-яшьлек улы Адам Кадыров тарафыннан кыйналганын белдергән.

Ул хактагы шикаятьнең язылганын республикадагы кеше хокуклары вәкиле Мансур Солтаев белдерә, аның сүзләренчә, РФ омбудсмены Татьяна Москалькова бу хәлне ачыкларга кушкан. Москалькова моны раслаган.

"Минем исемгә мөрәҗәгать килеп иреште, мин СИЗОга чыгып киттем... Никита Чечня башлыгы белән очрашкан көнне, Рамзан Әхмәтович камерадан чыгып киткәннән соң, Адам Кадыров тарафыннан кыйналганын сөйләде" - дип китерә Солтаев сүзләрен "Грозный-информ" дәүләт агентлыгы.

Кичә Журавельның кыйналуы турында хөкүмәт яклы "ЧП/Вайнах" һәм "ЧП/Грозный" пабликлары хәбәр итте.

"Грозный-Информ" агентлыгы янәсе Журавель язган мөрәҗәгатьнең скриншотын бастырып чыгарган. Имеш, Журавель сүзләренчә, Рамзан Кадыров аның белән СИЗОда "ислам динен кабул итү мәсьәләсе буенча" очрашкан. Кадыров киткәннән соң аның улы килгән һәм мине кыйнаган, дип яза Журавель.

Журавельны 20 июльгә кадәр кулга алганнар иде, ә май азагында аны Чечнядагы тикшерү изоляторына күчерделәр. Республиканың милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәд Дудаев Журавель мәхкәмәсе Чечняда узачак, ул гаепле дип табылган очракта Журавель Чечнядагы төрмәдә утырачак, дип белдерде.

Рамзан Кадыров улының Журавельны кыйнавы турында берни дә дәшми.

  • Волгоград шәһәрендә Коръәнне яндыру видеосы соцчелтәрләрдә 19 майда таралды. Ике көн узгач, куәт структуралары вәкилләре Украинада туган, хәзер Волгоградта яшәгән Никита Журавельны тоткарлау турында хәбәр итте. Журавельның Волгоградка аннексияләнгән Кырымнан күченүе билгеле.
  • Русиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Журавель эшен Чечняга күчерергә боерды. Шуннан соң 19-яшьлек егетне Грозныйга алып киттеләр.
  • Узган елның октябрендә Рамзан Кадыров уллары Әхмәт, Эли һәм Адам Украинадагы сугышта катнашкан дип белдергән иде. Аларның берсенә дә әле 18 яшь юк. Сүзләренә дәлил итеп Кадыров пулеметтан аткан уллары төшкән видео күрсәтте. Чечняның оппозицион телеграм-каналлары бу видео тылда төшерелгән, диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG