Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның халык артисты Абдулла Солтанов вафат


Абдулла Солтанов (1928-2023)
Абдулла Солтанов (1928-2023)

Сентябрьдә аңа 95 яшь тулыр иде. 

Башкортстанның халык артисты, танылган курайчы һәм җырчы Абдулла Солтанов 17 августта вафат булган. Сентябрьдә аңа 95 яшь тулыр иде.

Абдулла Афзал улы Солтанов 1928 елның 25 сентябрендә Учалы районы Кобагош авылында туган.

Профессиональ сәхнәгә чыкканчы ул 40 ел авылда ат һәм сарык көтүчесе булып эшли.

Зур сәхнәгә беренче тапкыр 1955 елда Мәскәүдә башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында чыга.

Абдулла Солтанов репертуарында 60тан артык озын көйле башкорт халык җырлары бар: "Урал", "Буранбай", "Каһым түрә", "Шәүрә" һәм башкалар.

1993 елда ул юл казасына юлыгып, сукыр кала, ләкин сәхнәне ташламый.

Ул Самар, Сембер, Мәскәү сәхнәләрендә, Германия, Португалия һәм якын чит илләрдә чыгышлар ясый. Солтанов башкарган күп язмалар "Башкортстан дәүләт телерадиоширкәте", Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклор кабинеты, Уфа дәүләт сәнгать институтында, "Останкино" телерадиоширкәте фондларында саклана.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG