Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Русиягә Кара диңгездә корабны туктатуга бәйле кисәтү ясаган


Русия хәрбиләре "Сукра Окан" көймәсенә бәреп керә
Русия хәрбиләре "Сукра Окан" көймәсенә бәреп керә

Мондый гамәлләр Кара диңгездә экскалациягә китерә, дип саный Төркия рәсмиләре.

Төркия Мәскәүне Кара диңгездә вазгыятьнең киеренкеләнүеннән тыелуга өндәгән кисәтү ясаган. Бу 13 август көнне Русия хәрбиләренең "Сукра Окан" көймәсен туктатуыннан соң Төркиянең рәсми җавабы. Көймәне туктату өчен Русия хәрбиләре "кисәтү" утын ачкан булганнар.

Көймә Палау байрагында булса да, аның хуҗасы һәм хезмәткәрләре Төркия ватандашлары булган.

"Русиядәге безнең хезмәттәшләр мондый гамәлләрдән тыелырга кирәклеге турында кисәтелгән", диелә хәбәрдә. Төркия рәсмиләре фикеренчә, мондый гамәлләр экскалациягә китерә.

  • 13 август көнне Русия саклану министрлыгы "Василий Быков" патруль корабыгың Украинаның Измаил портына юл тоткан көймә күрүен хәбәр иткән. Көймәне туктату өчен Русия корабы "кисәтү" утын ачкан, шуннан соң Русия хәрбиләре көймәгә кереп, аны тикшергән.
  • 2023 елның июлендә Русия ашлык килешүеннән чыгуын игълан итте. Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга – 17 июльгә кадәр озайтылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG