Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан прокуратурасы эшкуар Руслан Баязитовка армияне "дискредитацияләгән" өчен штрафны арттыруны сорый


"МЭЛТ" ширкәтенә га нигез салучы эшкуар Руслан Баязитовка Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсенең 1 өлеше нигезендә (РФ Кораллы көчләрен "дискредитацияләүгә "юнәлдерелгән иҗтимагый гамәлләр) 30 мең сум штраф салынган.

Бу хакта "БИЗНЕС Online" яза.

Татарстан Югары мәхкәмәсе прокурорның Баязитовка административ штраф салуга карата шикаятен карады. Прокуратура фикеренчә, Баязитовка салынган штрафның күләме аның гамәлләре җәмәгатьчелеккә тудырган куркыныч дәрәҗәсенә туры килми. Прокурор сүзләренчә, беренче инстанция мәхкәмәсе аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсенең 1 өлешендә каралган иң түбән җәзаны биргән.

Баязитов үзе мәхкәмәдә аңлатуынча, аның үз сүзләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү нияте булмаган. Эшкуар сүзләренчә, аның видеога язылган сүзләре шәхси сөйләшүдә әйтелгән һәм аның ризалыгын алмыйча яздырылган, ул бу роликны чыгаруга ризалыгын бирмәгән. Ләкин ул бу видеоны кем төшергәнен һәм интернетка кем чыгарганын аңлата алмаган, дип яза басма.

Нәтиҗәдә, мәхкәмә прокуратура вәкиле белән килешкән эшне беренче инстанция мәхкәмәсенә яңадан карауга кайтарырга карар иткән.

Узган атна социаль челтәрләрдә Баязитовның русларны нәфрәт итүен һәм алардан, шул исәптән Украинадагы сугышка ярдәм итүчеләрдән дә, үч алырга әзер булуын белдергән видеосы пәйда булды. Бу видео җәмәгатьчелектә тәнкыйть һәм тискәре фикерләр тудырды.

  • Баязитовка административ хокук бозу турында берничә беркетмә төзелде. Аларның берсе нигезендә эшукар 14 тәүлеккә кулга алынды, һәм хәзер дә шунда кала бирә.
  • Баязитовка каршы кампания хакимият яклы Telegram-каналларда һәм блогларда бара. 11 августта "Бизнес Онлайн" басмасы чыганакларына таянып аңа карата РФ ҖК 282.2 маддәсе нигезендә (экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру) җинаять эше ачылуы турында хәбәр итте.
  • 2021 елның гыйнварында Баязитовны Казанда Алексей Навальный тарафдарлары митингында тоткарладылар һәм штраф салдылар. Ул 2000 елларда Казанда компьютер техникасы базарында танылган "МЭЛТ" ширкәтенә нигез салучы булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG