Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Юстиция министрлыгы дәгъвасы нигезендә Сахаров үзәген гамәлдән чыгарды


Мәскәүдәге Сахаров үзәге танылган совет физигы, водород бомбасын булдыручыларның берсе, диссидент һәм хокук яклаучы академик Андрей Сахаров мирасын саклау максаты белән 1996 елда ачылган иде.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы дәгъвасы нигезендә Сахаров үзәген гамәлдән чыгарды. Бу хакта мәхкәмә залыннан Business FM хәбәр итә.

Юстиция министрлыгы белдерүенчә, Сахаров үзәге 2020 елдан 2022 елга кадәр өч тапкыр хокук бозуга юл куйган. Аларны Русия думасында ЛДПР депутаты Андрей Луговой башлангычы белән оештырылган планнан тыш тикшерү барышында ачыклаганнар.

Бу хокук бозулар арасында — "оешма низамнамәсен бозып" Мәскәүдән читтә чаралар үткәрү, "ят агент" тамгасын куймыча гына ун видео чыгару, шулай ук оештыру документларының Русия кануннарына туры килмәве.

Юстиция министрлыгы әлеге хокук бозуларны "системлы, тупас һәм төзәтеп булмаслык" дип атаган. Сахаров үзәге вәкилләре бу дәгъваларны танымый һәм оешманың бер канун да бозмавын аңлата. Аерым алганда, алар Юстиция министрлыгының Сахаров үзәген инде өч тапкыр тикшерүен һәм үзәк 1996 елдан бирле шундый ук эшчәнлек алып барса да, аңа бернинди дә дәгъвалар булмаганын белдерә.

  • Мәскәүдәге Сахаров үзәге танылган совет физигы, водород бомбасын булдыручыларның берсе, диссидент һәм хокук яклаучы академик Андрей Сахаров мирасын саклау максаты белән 1996 елда ачылган иде.
  • Сахаров үзәге үз тарихында хакимиятләр каршылыгына берничә тапкыр тап булды, ә 2014 елның декабрендә аны "ят агент" исемлегенә керттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG