Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Рөстәм Миңнеханов яңа ашлык килешүе төзүдә катнашу өчен Будапештка очкан


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Миңнеханов Будапештка Истанбул аша махсус рейс белән килә, аны әзерләүдә Маҗарстанның Казандагы баш консулы да катнашкан диелә. Татарстан президенты Төркия лидеры Рәҗәп Эрдоган белән сөйләшәчәк дип белдерелә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов махсус рейс белән Будапештка очкан. Ул анда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән яңа ашлык килешүе турында фикер алышачак дип яза Германиянең Bild басмасы.

Журналистлар Русия һәм Төркия илчелекләренең бер-берсенә язылган эчке хатларны кулга төшергән диелә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Русия, Төркия һәм Катар ашлык ташу турында өч яклы яңа килешү әзерли. Бу документка ярашлы, Русия ашлыгы фәкыйрь илләргә, башлыча Африка илләренә җибәреләчәк. Төркия Африкага ашлык ташуны оештыручы, ә Катар - аларның иганәчесе булачак диелә. Яңа килешүне БМО эгидасы белән тормышка ашырмакчылар.

Русия ягыннан Рөстәм Миңнеханов вәкиллек итәчәк дип белдерә журналистлар. "Шул максатлардан Маҗарстан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны махсус рейс белән Казаннан Истанбул аша Будапештка китерәчәк, аның белән дәүләт әһеле кебек өч көн дәвамында аралашачаклар", диелә язмада.

Bild шулай ук Русия Маҗарстанның Казандагы баш консулына Миңнехановның Будапештка сәфәрен әзерләүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдергән яшерен хатын да күрдек дип ышандыра.

Татарстан президенты матбугат хезмәте әлегә бу хакта бер хәбәр дә чыгармады, Мәскәү дә аңлатмалар бирмәде.

  • Быел 17 июльдә Русия Кара диңгездән ашлык ташу килешүеннән чыкты.
  • Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга – 17 июльгә кадәр озайтылган иде.
  • Соңгы вакытта БМО һәм Төркиянең ашлык килешүен озату эшләре алып баруы турында хәбәрләр булды. Әнкара һәм БМО Мәскәүне килешүне озайтырга чакырды, чөнки аны туктату дөнья азык-төлек базарында тотрыксызлыкка, хәтта фәкыйрь илләрдә ачлыкка китерергә мөмкин.
  • Украина ягы фаразынча, Русия Тамань портына аммиак уздыргычының төзелешен тәмамлап килә һәм Иран аша ашлык чыгаруның яңа маршрутларын үстерә, бу шуның белән дә бәйле булырга мөмкин.
  • Үз чиратында Украина азык-төлекне Дунай һәм коры җир аша чыгару юлын үзләштерә, әмма алар диңгез аша чыгарылган күләмдә ашлык ташу мөмкинлеге бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG