Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүгә дроннар һөҗүм итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, аларны ПВО бәреп төшергән. 

Бүген иртән Мәскәү өлкәсенә дрон һөҗүмнәре ясалды. Русия саклану министрлыгы биргән мәгълүматка күрә, дронның берсе радиоэлектрон җиһазларлар "бастырган". Ул Одинцово районының Покровское авылы тирәсенә төшкән.

Тагын бер дронны Мәскәү өлкәсе Истринский районы җирлегендә Русиянең һава һөҗүменнән саклану көчләре (ПВО) бәреп төшергән.

  • Соңгы вакытта пилотсыз очкычлар һөҗүменә Украина белән чиктәге төбәкләр генә түгел, Русиянең үзәктәге төбәкләре дә дучар була башлады. Соңгы айда Мәскәүгә дрон белән һөҗүм итәргә омтылу артты.
  • Русия хакимиятләре моңа Киевны гаепли. Кагыйдә буларак, Украина ягы һөҗүмнәргә фикер белдерми. Шул ук вакытта элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский “сугыш Русия җирләренә кайта, бу котылгысыз, табигый һәм гадел процесс” дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG