Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда парламент комитеты хиҗап канунын бозган өчен  җәзаны кырыслатуны раслады. 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хиҗаптан баш тартучыга ун елга кадәр төрмә яный.

Хәзер канун Иранның югары лидеры аятулла Али Хаменеи билгели торган ислам руханилары һәм юристларыннан торган Конституция сагындагы шура вәкилләренә тәкъдим ителәчәк.

Элегерәк CNN хәбәр иткәнчә, канун өлгесе хиҗап киюдән баш тарткан хатын-кызларга зуррак штрафлар һәм озак елларга төрмәгә утыртуны күздә тоткан 70 маддәдән тора. Яңа канун җыелмасы нигезендә, хиҗаптан баш тартучыга ун елга кадәр төрмә һәм 7800 евро штраф яный. Канун өлгесе шулай ук танылган кешеләр һәм кануннарны бозган ширкәтләр өчен штрафларны кырыслата. Ә дресс-кодны бозучыларны ачыклау өчен "акыллы камералар" кулланылачак.

  • Сентябрь уртасында Иранда Махса Әмини үлеменнән соң, каршылык чаралары башланган иде.
  • Кызны хиҗабын тиешенчә кимәве өчен Тәһранда әхлак полициясе тоткарлады. Полиция бүлекчәсеннән аны хастаханәгә озаттылар, берничә көннән соң Әмини үлде. Туганнары моңа полициянең кыйнавы сәбәпче дип саный. Хакимиятләр исә кыйнау булмады ди.
  • Бу хәлдән соң меңләгән кеше протест белдерергә чыкты, илдә тоткарлаулар башланды.
  • 8 декабрьдә Иран хакимиятләре протест чараларында катнашкан беренче кешене җәзалап үтерде, 12 декабрьдә тагын бер кешегә үлем җәзасы бирелде.
  • Март аенда Иран эчке эшләр министрлыгы хиҗап кию кануны үзгәртелмәячәген хәбәр итте. Эчке эшләр министрлыгының белдерүендә хиҗап "Иран милләтенең цивилизация нигезләренең берсе" дип аталган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG