Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимиятләре Казан тирәсендә торак төзүне тыйды

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан президенты Казан агломерациясендә Оренбур юнәлешендә һәм Көек авылы тирәсендә торак төзелешенә рөхсәт бирүне вакытлыча тыйды.

Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин бүген эшлекле киңәшмә барышында әйтте, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.

Аның сүзләренчә, күрше районнарда актив төзелеш бару аркасында дисбаланс барлыкка килгән, ул шәһәр инфраструктурасына авырлык китерә.

— Татарстан президенты социаль инфраструктура мәсьәләләрен үтәүне таләп итүгә карамастан, Казан читендә актив төзелеш бара. Тулы аудит үткәрү турында карар кабул ителде, алга таба анда шәхси торак төзелеше булачак, ә биек йортлар төзү юл-транспорт челтәре рөхсәт итсә һәм социаль инфраструктура үсеше исәпкә алынса гына рөхсәт ителәчәк. Юлларда зур киеренкелек барлыкка килә, аннары балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә нык тулы, — диде Метшин.

Торак төзелеше, аерым алганда, түбәндәге юнәлешләрдә тыела: Лаеш районында Казан-Боровое Матюшино юлында, һава аланына барган юлда, Питрәч районында Көек авылы тирәсендә.

Метшин сүзләренчә, муниципалитетлар генераль планнарга һәм күрше районнар территориясен планлаштыру проектларына үзгәрешләр кертергә, ә төзелешкә барлык рөхсәтләрне төгәл уйланылган планлы документларга таянып бирергә тиеш булачак.

— Арбаны ат алдына куярга ярамый. Без бу турыда 10 ел сөйләдек. Бу хакта өстә дә борчылалар. Хәзер туктап тору яхшырак, аннары артка чигенү күпкә кыйммәтрәк булачак. Төзүчеләр дә безне аңларлар дип өметләнәбез. Казан агломерациясендә төзүчеләр очраклы кешеләр түгел, алар тәҗрибәле төзүчеләр, шуңа күрә алар эшнең коры фатир төзүдә генә түгел, ә кешеләрнең эшкә, укуга баруы һәм кире кайтуы да мөһим икәнен аңларга тиеш. Шуңа күрә транспорт министрлыгына да Оренбур юнәлешендә транспорт логистикасы мәсьәләләрен карарга кирәк, - диде мэр.

Бу көздән Казан, Чулман һәм Әлмәт агломерацияләре төзелешен җирле хакимиятләр түгел, ә шәһәр төзелеше мәсьәләләре комиссиясе башлыгы буларак Татарстан президенты җайга салачак.

  • "Коммерсант" басмасы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Казан агломерациясе районнары территориясендә бирелгән рөхсәтләр саны кирәк булганнан 8-9 тапкыр күбрәк булып чыккан.
  • Быел июль аенда Казан янындагы авыл халкы мәктәп төзү үтенече белән Русия вице-премьеры Марат Хөснуллинга видео мөрәҗәгать яздырды. Яздыруда катнашкан бер хатын-кыз сүзләренчә, 2021 елда "Алгоритм" лицеена 300 кеше алынган, 2022 елда 400. Быел, бу ханым сүзләренчә, анда 700дән артык кеше керә алмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG