Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КамАЗ" башлыгы хезмәткәрләренә Apple гаджетларын куллануны тыйды


Сергей Когогин
Сергей Когогин

Фәрманда әйтелгәнчә, Американың Apple ширкәте чыгарган электрон җайланмалар мәгълүматны саклау өлкәсендә ышанычсыз дип табылган.

"КамАЗ" генераль директоры Сергей Когогин үз хезмәткәрләренә Apple ширкәте гаджетларын эш өчен куллануны тыю турында фәрман имзалаган. Бу хакта "КамАЗ хәбәрләре" басмасы хәбәр итә.

Фәрманда әйтелгәнчә, Американың Apple ширкәте чыгарган электрон җайланмалар мәгълүматны саклау өлкәсендә ышанычсыз дип табылган.

"Тыю карары Apple смартфоннарына, шулай ук сәгатьләр, планшетлар, ноутбуклар, стационар компьютерлар һәм бу ширкәи чыгарган башка техникага да кагыла", – диелә фәрманда.

Шулай ук, документта әйтелгәнчә, Apple җайланмаларында корпоратив SIM-карталарны куллану да тыела, моннан тыш, "КамАЗ"ның мәгълүмати системнары хупланмаячак Apple гаджетларында эшләмәячәк диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG