Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның хәрби гарнизон мәхкәмәсе хәрби хезмәттә булучы 30 кешене хөкем иткән


Бу кешеләр арасында хәрби бүлекләрен үзлегеннән ташлап китүчеләр дә, мобилизация чорында сәбәпсез хәрби бүлеккә килмәүчеләр дә бар.

Бу хакта "КоммерсантЪ" мәхкәмә картотекаларындагы эшләрне өйрәнеп язган. Аерым эшләр нигезендә кешеләргә 10 елга кадәр төрмә яный.

Ел башыннан Үзәк хәрби мәхкәмәсе Уфаның хәрби мәхкәмәсе чыгарган карарларны яңадан караган. Аларның барысы да диярлек үзгәрешсез калдырылган.

Шулай да аппеляция шикаятьләрен караучылар Башкорстаннан хәрби хезмәттә булган ике иргә чыгарылган карарны үзгәрткән. Марсель Кандаров белән Марсель Мусин эшләрендә хокукый нормалар дөрес кулланмаган дип табылган.

Кандаров килешү нигезендә хәрби хезмәттә була торып Украинага каршы сугышта катнашудан баш тартып, узган елның маенда хәрби хезмәт бүлегенә бармаган. Аны полиция хезмәткәрләре сентябрьдә генә Чишмә районында эзләп тапкан.

Марсель Мусин вакытында Екатеринбургтагы хәрби бүлеккә килмәүдә гаепле табылган. Ул соңыннан Уфа хәрби гарнизонының тикшерү бүлегенә дә килмәгән.

Апелляция аларның эшләрен Русиянең Җинаять Кодексының 337 маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан Бу - йомшаграк маддә. Кандаровка карата 5 ел төрмә карары 3 елга дип үзгәртелгән, Мусинга башта 5,5 ел төрмә хөкеме чыгарылган булса, ул 4 елга кыскартылган.

Адвокат Роман Петров сүзләренчә, мондый җинаять эшләрендә хәрбиләрнең мөһим сәбәпләре табылмаса, аларны яклау авырга төшә.

"Медиазона" хисапларына караганда, ел башыннан мәхкәмәләрдә хәрби бүлеккә килмәү очракларында гаепле табылган 200 меңләп кешенең эшләре каралган.

  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара. Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 866 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG