Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 2030 елга сивил дроннарны елына 30 меңләп чагаруны җайга салырга планлаштыралар


2024 елга бу сан 18 мең данә булырга тиеш.

Бу хакта ТАССка Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак сөйләгән.

— Киләсе елларда дроннарны җитештерү арта барачак, алар икътисадның төрле тармагындагы ихтияҗларны канәгатьләндерергә тиеш. Бу пилотсыз очкычлар авиациясенең технлогия суверенитетын ныгыту өчен кирәк. 2024 елга сивил дроннарны җитештерү 18 мең данәгә җитәргә тиеш, алга таба бу сан үсеп, 2030 елда 30 меңгә кадәр үсәргә тиеш, — дигән ул.

Моңа кадәр Василий Шпак 2023 елда дроннарны җитештерү күләме 6 мең данәдән артачак дигән иде.

  • The Washington Post медиасы 17 августа Русия 2025 елга Татарстанның Алабуга шәһәрендә 6 мең "Шәһид" дроннарын җитештерәчәк дип язган иде.
  • Алабугадагы көллияттә белем алучыларны "Алабуга" икътисади зонада Иран дроннарын җыю эшендә кулланганнары ачыкланды. 15-17 яшьлек яшүсмерләр берничә сәгать сәламәтлеккә зарарлы эшләр башкарганын Азатлыкка ата-аналар сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG