Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алты кырымтатар эше хәрби мәхкәмәгә тапшырылган


Иллюстартив фото
Иллюстартив фото

Акмәчет тикшерү изоляторына күчерелгәннән соң, аларның кайберләренә басым башланган.

«Хизб ут Тәхрир» эше нигезендә гаепләнүче кырымтатарлар Экрем Крош, Айдер Асанов, Рефат Сейдаметов, Осман Абдуразаков, Леман Зекирьяев һәм Хәлил Мамбетов эше хәрби мәхкәмәгә тапшырылган. Тиздән алар мәхкәмә утырышы узачак Дондагы Ростов тикшерү изоляторына җибәреләчәк. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Террор оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнгән әлеге мөселманнар гыйнвар азагыннан бирле Тикшерү изоляторында тотыла.

Май һәм июнь айларында мөселманнарның өчесен Акмәчетнең 2нче тикшерү изоляторына күчергәннән соң, аларга рухи һәм физик басым башланган. Айдер Арсланов хатыны сөйләвенчә, аның ирен һәм башкаларны көндәлек тикшерү вакытында изоляторда “дельфин” позасында йөртәләр.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG