Аннекcияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында 24 август иртәнге якта Русия куәт оешмалары тентү уздырган дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге" берлеге.
Иртәнге сәгать дүрттән тентү Руслан Асанов, Сейдамет Мустафаев, Рэмзи Неметулаев, Абдулмеджит Сейтумеров, Аметхан Умеров һәм Эльдар Якубов йортларына килгән диелә.
Ахметхан Умеров йортына янына килгән авдокат Эдем Смедляевны тентү узган урынга кертмәгәннәр.
Активистлар белдерүенчә, тентүләрдән соң Мустафаев, Сейтумеров, Ниметулаев һәм Якубовны Акмәчеттәге Русия ФСБ идарәсенә алып киткәннәр.
Якубовны тентү вакытында ФСБ хезмәткәрләре укыган беркетмәдә Русия җинаять кодексының 205.5 маддәсе (Террорчылык оешмасы эшчәнлеге оештыру һәм мондый оешма эшчәнлегендә катнашу) турындаа белдергәннәр. Бу хакта Эльдар Якубовның хатыны Айше хәбәр иткән.
"Ирем аларга ишекне үзе ачты, алар керү белән безнең телефоннарны таләп итте. Аннары тентү турында беркетмәне кычкырып укыдылар, анда 205.5 маддә турында әйтелде, берничә фамилия саналды. Тентү уздырдылар, иремнең паспортын һәм белеме турында документларны, аның телефонын һәм ике планшетны алдылар", дигән Айше Якубова.
- Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариев 2023 елның ярты елында Кырымда барлыгы 37 тентү узуын белдергән иде. Аларның 29ы кырымтатарлар йортларында булган.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум