Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия басып алган Украина төбәкләреннән 150 бала Татарстан аланнарына китерелгән


Архив фотосы иллюстрация буларак кулланылды
Архив фотосы иллюстрация буларак кулланылды

Моңа кадәр Татарстан балалар аланнарында Лисичанскидан 490 бала ял иткән иде.

Бу атнада Донецки, Луһански, Рубежноедан 150 бала Татарстанга китерелде, алар Биектау районында урнашкан җәйге аланнарында ял итәчәк. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлык хәбәр итә.

Алар тараткан матбугат релизында балаларга Казан буенча экскурссия оештырылачак диелгән. Алар Казан кирмәненд, хайваннар бакчасына барачак, ял итүчеләргә бассейнда күнегүләр оештырылачак. Моңа кадәр Татарстанга Лисичанскидан балалар китерелгән иде, алар 490 кеше иде.

Биектау районында "Чулпан" исемле табигать заказнигы урнашкан.

Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева белән Яшьләр министры Ринат Садыйков АКШның санкцияләр исемлегенә кертелде. Май аенда АКШның чикләүләренә 70 кеше эләкте, алар Украина балаларын депортациясенә бәйле дип табылды. Мәсәлән, Татарстанның ике түрәсенең санкция исемлегенә эләгүе Украина балаларын республиканың Яшел Үзәндә урнашкан "Мирас" дип исемләнгән аланга китертү сәбәп буларак исәпкә алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG